Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр «Балкыш»та балкыдылар

Буа шәһәрендә «Балкыш» республика фестиваленең зона этабы узды.

Чара Россия халыкларының бердәмлеге, Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына, шулай ук Татарстан Республикасы ветераннарының республика иҗтимагый оешмасының 40 еллыгына багышланган иде.

Фестивальдә сигез район һәм шәһәр: Тәтеш, Яшел Үзән, Апас, Кама Тамагы, Кайбыч, Югары Ослан, Чүпрәле районнары вәкилләре, шулай ук Буа районы үзешчәннәре катнашты.

Чүпрәле районы данын Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәрләре, «Балкыш» фестиваленең күп тапкырлар лауреатлары Людмила Сердцева һәм Тәлгать Җаббаров лаеклы яклады. Тәҗрибәле баянчылар квартеты Тәлгать Җаббаров, Рамил Абдракипов, Илгиз Насыйбулин һәм Наил Арсланов башкаруында татар, чуваш һәм рус көйләреннән попурри яңгырады.

Күп кенә фестивальләр дипломанты, район пенсионерлар берлеге рәисе Дилүзә Азизова тамашачыларга данлыклы башкорт биюенбүләк итте.  Габдулла Рәхимкулов исемендәге фестиваль лауреаты Әлфия Яхиеваның моңлы тавышы, шулай ук, чарага аерым төсмер өстәде.

Иске Шәйморза авылыннан мәдәният өлкәсе ветераны Фәридә Җаббарова якташы Габдулла Рәхимкуловның 100 еллыгына багышланган шигырьләр төзмәсен укыды. Чуваш халкы көйләрен гармунда Владимир Токмаков һәм Николай Наумов бүләк иттеләр.

Чүпрәлеләр программасының кульминациясе –  Людмила Сердцева җитәкчелегендәге «Хельхем» чуваш халык фольклор ансамбленең чыгышы булды.

Фестивальнең оештыру комитеты рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хабир  Иштиряков Чүпрәле районы өлкәннәренең илһамлы чыгышын югары бәяләде, дипломнар тапшырды.

Геннадий Карсаков, фестивальдә катнашучы, Яңа Элмәле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев