Чүпрәлегә Россия Герое Рәсим Баксиков килде
Эш сәфәре кысаларында социаль өлкә вәкиләре, укучылар белән очрашулар узды
Рәсим Рәшит улының районга эшлекле сәфәре социаль өлкәдәге хезмәттәшлекне ныгытуга, халыкны социаль яклау системасын камилләштерүгә һәм яңа бурычларны билгеләүгә юнәлтелгән иде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое Рәсим Рәшит улы Баксиков Иске Чүпрәле күппрофильле лицей укучылары белән очрашуда да катнашты. Мөгаллимнәр һәм укучылар белән аралашты, уку йортының волонтерлык эшчәнлеге белән танышты.
Белешмә
Рәсим Баксиков Казан танк училищесында белем ала. 2022 елдан махсус хәрби операция зонасында катнаша, хәрби хәрәкәтләрдәге батырлыклары өчен Россия Герое исеменә лаек була. 2025 елның 25 сентябреннән Рәсим Рәши улы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары вазифасын башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев