Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән Михайловлар гаиләсе шәҗәрә фестивалендә икенче урынны яулады

Әтнәдә «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы- Тарихта без эзлебез» исемле республика шәҗәрә фестиваленең зона этабы узды.

Россия халыклары бердәмлеге һәм Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарльлеге елына багышланган бу чара үз нәсел тамырларын барлаучы һәм истәлекләрне кадерләп саклаучы гаилә династияләрен бергә җыйды. Чараны оештыручылар – ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты, ТР Дәүләт архивы һәм район хакимияте.

Фестивальнең зона этабында Апас, Кайбыч, Балтач, Яшел Үзән, Чүпрәле, Югары Ослан, Биектау, Буа Һәм Әтнә районнары гаилә династияләре катнашты. Чүпрәле данын Хорновар-Шигали авылыннан Михайловлар гаиләсе яклады.

Чара таләпләре нигезендә һәр гаиләнең үзенә генә хас тарихны, гореф-гадәтен, йоласын, үткән юлын һәм бүгенгесен, милли ризыгын тәкъдим итте.

–Михайловлар гаиләсе сәхнәдә өй туен бәйрәм итү йоласын күрсәтте. Борынгы йолалар,гореф-гадәтләр, халык көйләре аша алар гаилә тарихын тасвирладылар, шәҗәрәнең буыннан - буынга күчә торган тере мирас икәнлеген исбатладылар,-ди район архивы җитәкчесе Альберт Мөхәррәмов.

Фестиваль нәтиҗәләре Михайловлар гаиләсе икенче урынга лаек булды, Диплом һәм 80 мең сумлык Сертификат белән бүләкләнде.

–Мондый мөһим фестивальдә җиңү безнең өчен зур горурлык һәм шатлык. Чыгышыбызга бик дулкынланып әзерләндек, милли ризыклар пешердек, элеккеге фоторәсемнәрне һәм киемнәрне барладык. Рәхмәт ярдәм кулы сузучы, киңәш бирүче һәркемгә, - дип уртаклашты  ...Михайлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев