Чүпрәледән беренче төркем егетләр хәрби хезмәткә юл тотты
Язгы чакырылышта безнең районнан 30лап егет солдат каешы буачак.
Армиягә китүче егетләрне тантаналы төстә озату – Чүпрәледә күптәннән килүче матур традиция. Ул якташыбыз, СССРның Авиация министры Петр Дементьев исемендәге паркта уза.
Язгы чакырылышта безнең районнан 30лап егет солдат каешы буачак. Матактан Николай Акимов, Иске Шәйморзадан Ильяс Вахитов, Кече Аксудан Александр Абросимов– беренче карлыгачлар.
Егетләрне озатырга район җитәкчелеге, әти-әниләре, дуслары, якыннары килгән иде.
–Армия–ул тормыш мәктәбе. Чүпрәле данын лаеклы яклап, намуслы хезмәт итүегезне телим.Илебезнең, әти-әниегезнең горурлыгы булыгыз, хәбәрләшеп торыгыз, хәерле юл, сезгә, егетләр,-дип мөрәҗәгать итте район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов.
Егетләрнең күңеле күтәренке. Кече Аксу авылыннан Александр Абросимов югары уку йортында белгечлек алган, армия хезмәтенә дә җитлеккән ир-ат буларак юл тота.
– Вакыт тиз үтүчән. Хезмәт җиңел түгел, әмма түзем булыгыз. Көтәрбез, - дип теләкләрен юллады аның әти-әнисе. Егетнең әтисе Александр Абросимов үзе дә ике ел армиядә булган, Эстониядә хезмәт иткән.
–Без гаиләдә җиде ир-бала үстек, һәммәбез дә армия хезмәтендә булдык, Польша, Германиядә, башка җирләрдә хезмәт иттеләр туганнарым. Улларыбыз да ышанычыбызны аклар дип ышанабыз,-диде ул.
Иске Шәйморзадан Ильяс Вахитов медицина юнәлешендә белем алган булган, районыбыздагы фельдшерлык-акушерлык пунктында хезмәт юлын башлаган.
–Ватанга хезмәт итү–изге. Бер елдан кайтып та җитәрбез,-ди Ильяс.
Матак авылы егете Николай Акимов якыннарына үрнәк туган. Ул ишле гаиләдә туып-үскән. “Армиядә дә үзвакытында хезмәт итәргә кирәк”,-ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев