Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә XIXнчы тапкыр төбәкара «Мунчәли укулары» фәнни-гамәли конференциясе узды

Әлеге чара динебезне, милләтебезне һәм яшь буынны тәрбияләү үрнәкләрен күрсәтү буларак 2008 елдан башлап һәр ел саен үткәрелеп килә.

Үткән шимбә Мунчәли авылы тагын бер кат татар халкының мәдәни, рухи һәм дини үзәгенә әверелде. Традицион укулар «Гореф-гадәтләр–милли мирасны саклау чарасы» шигаре астында зур колач белән үтеп китте.

Әлеге чара динебезне, милләтебезне һәм яшь буынны тәрбияләү үрнәкләрен күрсәтү буларак 2008 елдан башлап һәр ел саен үткәрелеп килә. Ул күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, ТР Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллинның ярдәме һәм хәер фатихасы белән үткәрелә башлаган иде.

Бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани “Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклыйлар. Болар – милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәт”,-дигән. Шушы фикергә таянып, быелгы җыенда милли киемнәргә, гореф-гадәтләргә, йола-күренешләргә, аларны саклауга һәм киләчәк буынга тапшыруга зур игътибар бирелде.

Иртәдән үк авыл гөрләп торды. «Гыйлемпиада» кысаларында балалар арасында Коръән уку һәм татар азаны әйтү буенча конкурслар, викториналар оештырылды. Яшь буынның дин нигезләрен һәм туган телебезне белүе аеруча сөендерде. Сәхнәдә исә моңлы мөнәҗәтләр, нәшидләр һәм дини җырлар яңгырады, күңелләргә нур өстенә нур өстәде.

Бәйрәмнең йөрәге – милли гореф-гадәтләрдә булды. Тамашачылар борынгы «Килен төшерү» йоласының матурлыгына сокландылар. Осталар исә тамбурлы чигү, күн эшләнмәләр ясау, чалгы таптау, май язу, мунчала һәм мунча себеркесе әзерләү кебек борынгы һөнәрләр буенча мастер-класслар күрсәттеләр. Күргәзмәләрдә шамаиллар, иске татар кулъязма һәм басма татар китаплары, гаилә ядкарләре һәм татар-мишәр киемнәре урын алды.

Фәнни өлеш тә бик бай эчтәлекле булды. Пленар утырышта галимнәр, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре мәшһүрләрнең сүзләрен искә алып, милли мирасны киләчәк буынга ничек тапшыру хакында фикер алыштылар.

Көндезге намаз вакытында барча халык сафларга тезелеп, җәмәгать белән өйлә намазын укыды. Программада шулай ук мәктәптә урнашкан «Авыл тормышы» музее белән танышу һәм Туфан Миңнуллинны искә алу чаралары да каралган иде.

–Мунчәли укулары ул – очрашу, күрешү, туганлык җепләрен ныгыту урыны. Халкыбызның бай мирасы яшәсен, буыннардан-буыннарга күчеп, нур сибеп торсын,-дип билгеләде район башлыгы Марат Гафаров бәйрәм кунакларын сәламләп.

Марат Ринат улы үзенең чыгышында авылларны саклап калу мәсьәләләренә тукталды һәм авыл ветераннарын районның 95 еллык медале белән бүләкләде. Чараны Татарстанның атказан сәнгать эшлелесе, нәфис сүз остасы, журналист Илдар Кыямов алып барды.

–Менә шундый бәйрәмнәр узганда, аны милли җанлы Ильмир Расыйх улы Измайлов кебек оештыручы шәхесләр, бәйрәмне күрергә дип кайтучылар булганда, авылларыбыз яшиячәк әле, туган җирнең тарту көче көчле аның,-дип үз фикерен җиткерде Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыеев та.

Мунчәли укулары ул әле халкыбызның, якташларның, тирә-күрше төбәкләрдә яшәүче төрле милләт халыкларының бергә җыелу, очрашу, күрешү урыны да булып тора. Әлеге чара, һич арттырусыз, быел да югары дәрәҗәдә, рухи, милли, дини мохитта үтте.  Оештыру ягыннан да, масштабы, зурлыгы, түгелгән тир, куелган хезмәте белән үлчәгәндә дә искиткеч югары булды.

Дәвам итеп

Җыен Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Җөмһурияте мөселманнарының Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессының ярдәме һәм теләкләшлеге белән үткәрелә. Чарага республикадан һәм күрше төбәкләрдән күренекле дин әһелләре, галимнәр, танылган җәмәгать һәм фән эшлеклеләре чакырылып килә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев