Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Хикмәт» – «Буыннар бәйрәме» республика чемпионатының муниципаль этабы узды

Чемпионат «Гаилә» милли проектының «Актив озын гомер» республика программасы кысаларында уздырыла.

Чарада катнашучылар цифрлы грамоталылык, смартфонда эшләү, «Яндекс» эзләү системасын куллану буенча көч сынаштылар. Шулай ук мәгълүмати һәм финанс куркынычсызлыгы буенча сорауларга җавап бирделәр.

Ярышларда катнашучыларны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы Чүпрәле районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Роза Гафарова һәм Россия Пенсионерлар берлегенең Чүпрәле бүлеге рәисе Дилүзә Азизова сәламләде. Катнашучыларны чарага мөгаллим һәм куратор Фирдәүсә Яфизова һәм Сирин Әхмәтов әзерләде.

– Әлеге чемпионат өлкән буынга, аларның балаларына һәм оныкларына бергәләп цифрлы технологияләрне үзләштерергә ярдәм итә, бу исә бүгенге көндәлек тормышыбызда бик актуаль, - дип билгеләде Дилүзә Азизова.

Ярышларда өлкән яшьтәгеләр һәм 14 яшькә кадәрге балалар: Гөлфирә Бикчурова, Дамир Халитов, Елена Мискина, Галина Мишанкина, Екатерина Йосыпова, Лилия Низамова, Альбина Фадеева, Рәмзия Исхакова,  Динар Низамов, Милена Фадеева, Николай Мискин, Юлиана Шурбина һәм Ильяс Исхаков катнаштылар.

Муниципаль этапта җиңүчеләр Елена Мискина, Дамир Халитов, Гөлфирә Бикчурова һәм Юлиана Шурбина Казандагы республика турында район данын яклаячак.

Барлык катнашучыларга да сертификатлар һәм бүләкләр тапшырылды.

Белешмә

Чемпионат «Гаилә» милли проектының «Актив озын гомер» республика программасы кысаларында уздырыла. Чемпионатның төп максаты–буыннар арасында элемтәләрне ныгыту һәм төрле яшьтәге кешеләр арасында заманча технологияләрне популярлаштыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев