Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар узды

Беркем дә, берни дә онытылмый

Нәкъ 85 ел элек 22 июнь иртәсендә Бөек Ватан сугышы башланган. Чарада катнашучылар бу кцнне район үзәгендәге Хәрби батырлык һәм хезмәт монументы янына җыелып, Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Аннан алдагы көн кичендә чүпрәлеләр Бөтенроссия “Хәтер шәме” акциясенә дә кушылды.  Катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган геройларны искә алу өчен лампа-шәмнәр кабызды. Сугыш кырларында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды.

–Фронтта сугышкан һәм тылда үзен аямыйча эшләгән батырлар алдында баш иябез, - диде район башлыгы Марат Гафаров 22 июньдә узган чарада.–Әлеге сугышта районыбыздан 14 меңнән артык батыр уллар катнашкан, яртысыннан артыгына исән кайту насыйп булмаган. Аларның һәркайсының исемнщре тарихыбыз битләренә урын алган.

Шулай ук, бу көнне Советлар Союзы Герое, Городище авылында туып-үскән якташыбыз Григорий Семеновның тууына 107 еллыгы да билгеләп үтелде. 

Городище  урта мәктәп укучылары аның гомер һәм хезмәт, сугышчан узган юлын шигъри юллар аша тасвирладылар. Чарада катнашучылар белән берлектә Геройның бюстына чәчәкләр салынды. Бюст Геройлар Аллеясында урнашкан.

–Бу көнне онытырга ярамый – ул һәр йортта, һәр гаиләдә үз эзен калдырган көн», - ди райондагы ветераннар советы җитәкчесе Роза Насыйбуллина.–Ул ата-бабаларыбыз узган юл, әни-әбиләребез күргән сынаулар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев