Чүпрәледә хәрбиләрнең орден-медальләре якыннарына тапшырылды
Безнең геройлар
Чарада район башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин катнашты.
Алар һәлак булган сугышчыларның әти-әниләренә һәм якыннарына тирән рәхмәтләрен белдерделәр, улларының батырлыклары халык хәтерендә мәңгегә сакланачагын ассызыкладылар.
—Геройларның исемнәре онытылмаячак. Аларның батырлыгы—чын ватанпәрвәрлек үрнәге, — дип билгеләп үттеләр җитәкчеләр.
Махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган Андриан Мышовның «Кыюлык өчен» медале һәм «Батырлык» ордены улы Дениска, Иван Кудряшовның II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале һәм «Батырлык» ордены әнисе Валентина Кудряшовага тапшырылды, Айрат Шиһаповның «Батырлык» орденын аның әтисе Абдуллаҗан Шиһапов, шулай ук, Руслан Шәмитовның «Батырлык өчен» медален килене Виктория Мерчина алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев