Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә хәрби хезмәткә чакыруның язгы кампаниясе дәвам итә

Чираттагы армиягә озатуның тантаналы чарасы 17 июньдә булды.

Ул күпьеллык традиция буенча Петр Дементьев исемендәге паркта узды.

Егетләрне армия хезмәтенә озату паркы очраклы гына сайланмаган. СССРның Авиация сәнәгате министры, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое Петр Васильевич Дементьев районыбызның билгеле шәхесе.  Аның исеме бүген Ватанны саклауга китүче һәр егет өчен Ватанга тугры хезмәт итү үрнәге булып тора.

Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләргә хәер-фатиха сүзләре белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов мөрәҗәгать итте. Ул аларга батырлык үрнәге булып, лаеклы хезмәт үтүләрен теләде. Армиянең чын тормыш мәктәбе булуын билгеләп үтте.

— Бүген сезнең тормышыгызда яңа этап, сез хезмәт итәргә һәм Ватаныбызны сакларга китәсез. Һәр ир — атның изге бурычы-армиядә хезмәт итү. Безнең район тарихында сезгә тиңләшергә кирәк булган геройлар бик күп. Армиядә хезмәт итү ул көч, чыдамлык һәм сабырлык сынавы кебек. Мин сезгә уңышлар, лаеклы, чын командирлар, һәрвакыт тугры, дус булып калуыгызны, куелган бурычлардан чигенмәвегезне телим. Хәерле юллар!, - диде Айрат Җәлалов.

Армиягә китүчеләргә Айрат Фиркать улы юл сәдаксы тапшырды. Билгеле, бу көннең иң дулкынландыргыч өлеше–ул якыннарын озатучы әти-әниләр, сөйгән ярлар, дуслар. Алар тарафыннан да егетләргә бары тик иң җылы теләкләр юлланды.

Бу көнне язгы чакырылышның иң зур төркеме–11 егет юлга кузгалды. Городище авылыннан берьюлы хезмәткә алтау: Семен Варфоломеев, Денис Каранкин, Кирилл Кириллов, Владислав Петров, Дмитрий Сергеев, Петр Юркин киттеләр. Иске Задур авылыннан: Илназ Кәримов, Иске Чүпрәледән: Нияз Мөхәммәдияров, Иске Дуваннан: Данил Чукмаров, Кече Убидан: Тимофей Марков, Зур Аксудан: Владимир Яхин.

–Бер ел тиз үтеп китәчәк. Һәр егет хезмәт юлын узарга тиеш,-ди Иске Чүпрәледән Нияз  Мөхәммәдияров.

Язгы чакырылышта барлыгы 40ка якын егетнең армия хезмәтенә китүе планлаштырыла. Районда язгы чакырылыш кампаниясе дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев