Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнен билгеләп үттеләр

Бу Россия иминлеге өчен көрәшкән, сугышларда һәм төрле кораллы конфликтларда Ватанны саклау өчен үз бурычларын үтәүче барлык каһарманнарны искә алу көне.

1 июльдә Россиядә хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә

Бу көн – үз иленнән читтә хәрби хезмәт бурычын үтәгән россиялеләргә тирән хөрмәт билгесе, үз тормышларын куркыныч астына куеп, тугандаш халыкларга үз дәүләтләренең иреген һәм бәйсезлеген сакларга ярдәм иткән кешеләр алдында баш ию символы.

–Без һәр исемне хәтерлибез һәм югалтулар ачысын уртаклашабыз, кайнар нокталарда һәм кораллы низаглар зоналарында хәрби бурычларын намус белән үтәгән ватандашларыбызның сугышчан батырлыгы алдында баш иябез. Солдатларга, сержантларга, офицерларга, кыюлык, батырлык һәм чын патриотизм күрсәтүчеләргә тирән хөрмәтебезне белдерәбез. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз белән горурланабыз,-диде чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов.

Календарь дата  әлегә рәсми статуска ия түгел, әмма елдан-ел билгеле була бара. 2009 елдан әлеге бәйрәм шулай ук "Сугыш хәрәкәтләре ветераннарын искә алу һәм кайгы көне" дип атала. Агымдагы елда исә РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов 1 июльне хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне итәргә тәкъдим итте.

Әлеге көннең барлыгын һәм мөһимлеген искә төшереп, районда хәрби хәрәктләр ветераннары Геройлар Аллеясындагы мемориалга веноклар һәм чәчәкләр салдылар, һәлак булган якташларыбызны искә алдылар.

Чарада шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган сугышчыларның якыннары, яшь армиячеләр, шулай ук район халкы да катнашты.

Чараның иң дулкынландыргыч өлеше булып бүләкләү мизгеле булды. Активлык күрсәткән, иҗтимагый тормышта кайнап яшәгән ветераннарга Рәхмәт хатлары, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, районның социаль-икътисадый үсешенә керткән зур өлешләре өчен “Чүпрәле районы оешуга 95 ел тулуга" истәлекле медаль белән Иван Дергунов, Илдус Журавлев бүләкләнде. Шулай ук, «Сугышчан хәрәкәтләр ветераны» медале Радик Әсәдуллинга, Николай Быковка, Иван Исаевка, Илһам Каюмовка, Виктор Митрошкинга, Сергей Никифоровка, Владимир Солдатовка, Наил Хәйрулловка, Рәис Шәкүровка, Ирек Яфизовка, "Чечен кампаниясе тәмамлануга 15 ел" истәлекле медале Петр Албутовка, Замир Биктудинга, Даниил Ефимовка, Сергей Жирновка, Радик Макатинга, Владимир Патшеевка, Евгений Хемницерга тапшырылды. Бу көнне күпләр якташыбыз Владимир Ярухин авторлыгындагы «Вакыт безне сайлады» дип исемләнгән китапка да ия булды. Исегезгә төшерәбез, әлеге басмада хәрби хәрәкәтләр ветераннары турында шәхси мәгълүмат тупланган.

Райондашыбыз, Әфганстанда хезмәт иткән, хәрби хәрәкәтләр ветераны Альберт Сөйләймановның бу көннәрдә махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкне озата баруын да әйтеп китү урынлы булыр.

–Традиция алга таба да дәвам итәр, дип өметләнәбез. Бу – батырларча һәлак булганнарны искә алу көне, исәннәр өчен хөрмәт билгесе, ә яшьләргә патриотик тәрбия бирү ягыннан үрнәк булып тора, – диде райондагы хәрби хәрәкәтләр ветераннарының иҗтимагый оешма җитәкчесе Виктор Петухов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев