Чүпрәледә «ВСЕ СВОИ» марафоны узды
Әлеге марафон Татарстанда беренче тапкыр үткәрелде
17 октябрьдә Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәт турында масштаблы «ВСЕ СВОИ» дип исемләнгән патриотик акция узды. Чара көн дәвамында 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итте.
Патриотик акциягә Чүпрәлеләр дә кушылды. Бу көнне район үзәгендә күп төрле чаралар оештырылды.
Район мәдәният йорты каршында палаткалар корылып, пикет үткәрелде. Анда район мәдәният йорты хезмәткәрләре патриотик рухтагы концерт номерлары белән чыгыш ясады. Спорт белән шөгыльләнү оешма вәкилләре ГТО нормаларын тапшыру мәйданчыгы булдырды. Теләүчеләр, шулай ук, автоматларны сүтү, җыю буенча җитезлекләрен, белемнәрен тикшерә алдылар.
Марафон кысаларында район мәдәният йортында җитәкчеләр запаста булган хәрби бурычлы гражданнар һәм хәрби исәптә торган 60 яшькә кадәрге гражданнар белән очрашулар узды. Ул атна дәвамында үткәрелде.
Очрашуда район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов контракт хезмәте буенча аңлатмалар бирделәр, ташламалар, өстенлекләр турында сөйләделәр.
Моннан тыш, контракт хезмәте буенча аңлатмаларны туплаган газета-брошюраларны көн дәвамында волонтерлар сәүдә нокталарында, оешмаларда, күпфатирлы йортларда, урамнарда таратып йөрделәр. Марафонга өлкән яшьтәге райондашларыбыз, техникум укучылары, яшьармиячеләр дә кушылды.
«ВСЕ СВОИ» телемарафоны барышында контракт белән хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операция турында барлык актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар турыдан-туры эфирда ТНВ телеканалында, ВКонтакте «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсендә, социаль челтәрләрдә алып барылды.
Әлеге марафон Татарстанда беренче тапкыр үткәрелде. Чара махсус хәрби операция катнашучылар, ветераннар һәм аларның гаилә әгъзалары киңәшләрен истә тотып әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев