Чүпрәледә волейболда көчлеләр ачыкланды
«Алтын» универсаль спорт залында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир оештырылды.
Чара Халыклар бердәмлеге көненә багышланганды һәм ул «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе теләктәшлеге белән узды.
Турнирда дүрт команда катнашты. Көн дәвамында спортчылар түгәрәк системасы буенча көч сынаштылар, югары осталык, ихтыяр көче һәм чын команда рухы күрсәттеләр. Тамашачыларда, аеруча, финал уен зур кызыксыну уятты.
Киеренке ярышлардан соң, җиңүче булып «Алтын» командасы—Иске Чүпрәле, икенче урынны «Авангард» командасы—Иске Чүпрәле, өченче урынны 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе волейболчылары танылды.
Турнир призерларын район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, спорт, яшьләр эшләре һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вильданов, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма сәркәтибе Илдар Каюмов котладылар, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Ярышлар вакытында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормативларын үтәү өчен мобиль мәйданчык та эшләде. Теләге булган һәркем анда спорт нормативларын үти алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев