Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә урамнарның, юлларның вакытында чистартылуы - көнүзәк мәсьәлә

Январьнын беренче ун көнендә ай буе яварга тиешле карның 65 процентка якыны яуган...

Январьның беренче көннәрендә бертуктаусыз, буранлап яуган кар район үзәге һәм авыл урамнарын, юлларны каплап куйды.  Кыш нәкъ менә шундый, карлы булырга тиештер дә инде ул! Элекке елларда, без балачакта капканы ачып булмаслык итеп күмеп китә иде бит. Ул вакытта колхозның бер тракторы урам юлларын ачып йөри торган иде. Урамың кечкенәрәк булса, килеп тә тормый. Ә бүгенге заманда инде юлларның арчылмавы мөмкин булган эш түгел. Урамнарның, юлларның вакытында чистартылуы - көнүзәк мәсьәлә.

Чүпрәле районы территориясендәге төбәкара юллар «Татавтодор» җәмгыятенең Буа филиалы «Чүпрәле» юл-ремонт идарәсе карамагында. Январьның узган көннәрендә яуган карны чистартуга әлеге җәмгыятьнең 45 берәмлек техникасы җәлеп ителгән.

«Юлларны кышкы чорда тәртиптә тоту өчен филиалда  6800 тонна ком-тоз катнашмасы, 300 тонна тоз әзерләп куелган»,-дип хәбәр итте безгә идарә җитәкчесе Айрат Санатуллин. 

Төбәкара юллардан тыш, район үзәгендәге, авыллардагы  юллар да бар. Аларның район үзәгендәгесен тәртиптә тоту белән «Фламинго»  җәмгыяте шөгыльләнә.

– Өч торак торак пункт: Иске һәм Яңа Чүпрәле, Иске Элмәле авыллары эчендәге  юлларны карап, чистартып торабыз. Көн саен аларны кардан арындыруга 8дән артык техника чыга. Гадәттән тыш һава торышы вакытында икеләтә көч белән юлларны кардан арындырырга тырышабыз,- дип сөйли  җәмгыять җитәкчесе Альфред Низамов.

Авыл җирлекләрендәге юлларның чисталыгы өчен күп очракта авыл башлыклары җавап бирә, чистарту эшләрен алар оештыра.  Бу уңайдан без Иске Шәйморза җирлеге башлыгы Илһамия Мохитова белән дә сөйләшеп алдык.

– Авыл эчендәге һәм авыллар арасындагы юлларның кардан чистартылмыйча калганы юк. Иске Шәйморза, Чуваш Шәйморзасы, шулай ук, Кече Шәйморза авыллары эчендәге 20дән артык км. озынлыкны тәшкил иткән 30га якын урамнарны кар явып китүгә үк, чистартып торырга тырышабыз. Авыл җирлекләре арасында оештырылган конкурс нигезендә откан техника–тракторыбыз бар. Кече Шәйморзага баручы юлны  “Татавтодор” филиалы карый,-диде ул.

Уби авыл җирлеге дә бик зур. Ул биш торак пунктны берләштерә, 30дан артык урам исәпләнә аларның озынлыгы 30 км.дан артык. Җирлек башлыгы Александр Ярухин сүзләренә караганда, карны үз тракторлары белән чистарталар, эшмәкәрләр дә ярдәмгә килә.

–Иртәнге бишләрдә эш башлана, кичке сигезгә кадәр дәвам итә. Әлегә карны үз техникабыз белән чистартып өлгерәбез. Ике ел элек булган карлы кышта  ярдәм сорап агрофирмага да, фермерларга да мөрәҗәгать итәрә туры килде,-ди Александр Ярухин.

Синоптиклар фаразлавынча, Татарстанда 2026 елның январь ае карлы һәм явым-төшемгә бай булачак. Сәфәрләр планлаштырганда моны аеруча исәпкә алырга кирәк.

Халык сынамышлары:  “Январь – ел башы, кыш уртасы”, – дип искәртә. Ул елның иң салкын һәм иң җилле ае булып та санала. Январь башында көннәр җылы булса арыш уңар, җил булса тары уңар, томан булса солы уңар. Салкын булса урак вакытында эссе булыр, җылы булып, кар яуса һәр төрле ашлык уңар, дигәннәр. Яусын карлар, уңыш та мул булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев