Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Ура, Авылга!” проекты башлана

5 көнлек ял сменасы татар телендә–Иске Чокалы һәм Иске Кәкерле авылларында, чуваш телендә – Уби авылында узачак.

Чүпрәле районында 2026 елда "Ура, Авылга!” проекты берьюлы өч торак пунктны колачлаячак. Бу хакта «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлеге җитәкчесе Ранилә Алиуллова белдерде.

5 көнлек ял сменасы татар телендә–Иске Чокалы һәм Иске Кәкерле авылларында, чуваш телендә – Уби авылында узачак. Проектның максаты–милли традицияләрне үсеп килүче буынга уен һәм белем бирү форматында тапшыруны күзаллый.

Сменада 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. 

Исегезгә төшерәбез, узган ел «Ура, Авылга!» проекты Түбән Каракитә, Кече Чынлы һәм Зур Аксу авылларында узды.


Нет комментариев