Чүпрәледә түләүсез татар теле курслары башланды
Татарстанда үсеп килүче буын арасында татар телен үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә юнәлдерелгән масштаблы белем бирү проекты старт алды.
Икенче марттан республиканың 62 мәчетендә һәм барлык Ислам мәгариф оешмаларында мәктәп укучылары өчен бушлай татар теле дәресләре башланды.
Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Курслар Татарстанның 34 районында узачак, бу республиканың төрле почмакларыннан килгән балаларга сыйфатлы тел белеме алырга мөмкинлек бирәчәк.
Татар теле курслары интенсив укытуга исәпләнгән: дәресләр атнага ике тапкыр икешәр сәгать дәвам итәчәк. Төп уку әсбабы булып Татарстан Фәннәр Академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, доцент, республиканың атказанган укытучысы М.Шәкүрова һәм Л.Гыйниятуллина тарафыннан эшләнгән «Татарча сөйләшик. Давайте говорить по-татарски» китабы торачак.
Мәчет алды курслары мөгаллимнәренә шулай ук өстәмә дәреслекләр һәм ярдәмлекләр тәкъдим ителде. Алар арасында авторлар Фираз һәм Чулпан Харисовларның «Рәсемле татарча-русча тематик сүзлек», шулай ук коллектив авторлы «Татарча сөйләшик. Давайте говорить по-татарски " китаплары тора. Бу материаллар балалар өчен дәресләрне тагын да төрлерәк һәм кызыклырак итәргә ярдәм итәчәк.
Курсларның эш программасы 48 дәрескә исәпләнгән һәм Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы тарафыннан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә эшләнгән. Укытучыларга уңайлы булсын өчен махсус электрон платформа булдырылган, анда барлык кирәкле дәреслекләр, дидактик материаллар, презентацияләр һәм башка ресурслар тупланган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, курслар барлык теләүче укучылар өчен бушлай. Укулар уңышлы тәмамланганнан соң, укучыларга алган белемнәрен раслаучы сертификатлар биреләчәк. Бу балаларга туган телләрен өйрәнергә ярдәм итеп кенә калмыйча, татар мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен алга таба да өйрәнергә өстәмә этәргеч булачак.
Чүпрәле районында әлеге дәресләр район үзәк мәдрәсәсендә мөхтәсибәтнең оештыру бүлеге җитәкчесе Фәргать Нәүметов җитәкчелегендә башланды, дәресләрне татар теле мөгаллимәсе Энҗе Җәлалова алып барачак. Укулар ике ай дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев