Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә туган телләр көненә багышланган фестиваль узды

Без төрле, әмма без бергә!

Балалар иҗат йортында Туган телләр көненә багышланган күркәм чара–фестиваль узды. Анда  төрле милләт вәкилләренең мәдәниятен, шулай ук,  бердәмлеген күрергә мөмкин булды.

Район мәгариф бүлеге начальнигы Газинур Хәлиуллов һәм районның үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры, «Ак калфак» оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфия Яфизова фестивальдә катнашучыларны сәламләделәр, туган телебезне онытмаска өндәделәр.Тел ул–халыкларның бөеклеге, тарихы,  гореф-гадәтләрнең ачкычы булыуын  ассызыкладылар.

21 февральдә  бөтен дөньяда Туган телләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне гамәлгә кую турында карар 1999 елда ЮНЕСКО генераль конференциясендә тел һәм мәдәни күптөрлелекне саклау максатында кабул ителә. Бүген көндә илебездә 165 милләт вәкиле яши. Районыбызда да күп төрле милләт вәкилләре гомер кичерә, район мәдәният йортында Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеген алып бара.  Районыбызның борынгыдан килгән төп милләт вәкилләре булып, татар-миәшрләр һәм чувашлар санала.

Концерт программасы кысаларында да районда яшәүче халыкларның мәдәнияте, яшәеше иҗади номерлар ашачагылыш тапты. Туган телләргә булган  мәхәббәт турында тирән эчтәлекле шигырьләр яңгырады,  фольклор номерлар, халык биюләре тәкъдим ителде. Төрле халык әкиятләре дә укылды.

Бердәмлек һәм үзара аңлашу рухы белән сугарылган кичәнең финал аккорды булып, Ирина Павлова башкаруында «Уголок России» җыры яңгырады. Әлеге бәйрәм барлык катнашучыларга иң мөһим нәрсәне искә төшерде: тел — халыкның җаны, аны сакларга, яратырга һәм киләчәк буыннарга бәһасез хәзинә буларак тапшырырга кирәк.

Моннан тыш, фестиваль барышында укучыларны бүләкләү булды . Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган укучылар конкурсында, шулай ук «Без төрле, әмма без бергә» халыклар дуслыгы фестивале йомгаклары буенча җиңүчеләр Грамоталарга, бүләкләргә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев