Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә төбәкара фәнни-гамәли конференция узды

Ул Бердәмлеге һәм фидакарьлеге белән көчле: Россия тарихында Тау ягы, дип аталды.

Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты инициативасы белән икенче ел рәттән Чүпрәле җирлегенә дистәләгән галимнәр фикер алышырга җыела. Чараның максаты булып, Көньяк Идел буе, ягъни Тау ягы дип йөртелүче җирлекләрдә яшәүче халыкларның күп гасырлык тарихи  мәгълүматлары хакында киң җәмәгатьчелеккә җиткерү тора. Үткән ел шундый масштаблы чара Түбән Чәке авылында узды. Археологик тикшеренүләр биредә халыкның моннан 100 мең ел элек үк яшәгәнлеген раслый.

Агымдагы елда чара район мәдәният йортында узды. Конференциянең төп темасы Россия халыклары бердәмлеге  һәм Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елын колачлады. Чараның исеме дә шул рәвешле, җисеменә тәңгәлләштерелгән иде.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов чараны ачып, Чүпрәле районына, тулаем Тау ягы тарихына багышланган  бу өченче фәнни конференция булганлыгын билгеләде.

–2015 елда  Казан федераль университеты һәм Татар энциклопедиясе институты тарафыннан оештырылган фәнни эзләнүле чара район энциклопедиясен төзүгә этәргеч ясады,- диде ул һәм хезмәттәшлек өчен институт галимнәренә олы рәхмәтләрен белдерде.

Конференциягә җәмәгатьчелек вәкилләре, туган як тарихын  өйрәнүчеләр, мәгариф системасы, мәдәният, китапханә хезмәткәрләре, җирле халык җыелды.

–Тау ягы – тарихи зур җирлек, ул республикабызның шактый зур өлешен үз эченә ала. Болар: Яшел Үзәннән алып,  Апас, Кайбыч, Буа районнары, шулай ук Тәтеш, Кама Тамагы, чиктәш Чувашия Республикасы, Ульяновск өлкәсе һәм башкалар.  Саный китсәң, шактый зур территория, иң мөһиме ул  күп гасырлык тарихны берләштергән  һәм төрле милләт халкының  язмышлары бергә үрелеп барган урын. Һәм әлеге җирлектә бер су тамчысындагы кебек Россия халкының тарихы чагыла,- дип билгеләп үтте тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы,Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге институт директоры Радик Салихов

–Туган як тарихны яратучылар белән тыгыз хезмәттәшлек итү бик мөһим. Институтыбызның ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык: безгә туган якны өйрәнүчедән алып,  укытучы,  музей хезмәткәре, китапханәче, гомумән тарих  белән кызыксынучы  һәркем  мөрәҗәгать итә ала. Булышырбыз, күрсәтербез, киңәшләшербез.  Бу безнең уртак тарихыбыз. Бары тик уртак тырышлык белән генә без тарихыбызны тагын да  тирәнтен өйрәнә алачакбыз, киләчәк буыннарга җиткерү өчен документаль, бай мирас калдыра алачакбыз, - дип мөрәҗәгать итте конференциядә катнашучыларга институт директоры урынбасары Марат Гибатдинов.

Чара көн буе дәвам итте. Аның кысаларында институт галимнәре чыгыш ясады. Шулай ук, җирлегебездә туган як тарихын өйрәнүче, институт белән күптәннән тыгыз элемтәдә торучы хезмәт ветераны,  Чүпрәле энциклопедиясен төзүче Иршат Закиров чыгыш ясады.  Шулай ук, музей директоры Резидә Фәизова, Алешкин-Саплык авылы мәдәният йорты директоры Наталия Клементьева да конференциядә катнашучыларга үз эшчәнлекләре мисалында  күп кенә кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр.

Чара барышында ТАИФ төркеме һәм шәхсән Альберт Кашаф улы Шиһабетдиновка теләктәшлек, хезмәттәшлек  ярдәме өчен олы рәхмәт сүзләре җиткерелде. Күп кенә фәнни, тарихи мирасның ил, дөньякүләм танылу табуында Альберт Шиһабетдиновның өлеше зур. Шундый басмаларның берсе булып, “Җиңү календаре” китабы тора. Аның эчтәлеге Бөек Ватан сугышы елларын колачлаган һәм Чүпрәле шәхесләре дә аның битләрендә урын алган.

Институт вәкилләре тарихны өйрәнү юнәлешендәге эшчәнлекнең, хезмәттәшлекнең алга таба да дәвам итәчәген билгеләделәр. Октябрь аенда шундый чираттагы очрашу  күренекле тарихчыбыз, педагог, җәмәгать эшлеклесе Һади Атласиның 150 еллыгына багышланачак һәм кабат Түбән Чәкедә, якташыбызның туган авылында узачак.

– Тарих–ул хәтер. Аның нигезендә һәммәбезнең:гаиләбезнең, илебезнең уртак кыйммәтләре ята. Шуңа да тарихны өйрәнү, шушы кыйммәтләрне киләчәк буыннарга тапшыру мөһим,-диелде конференциядә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев