Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы булды

Уяулыкны киметмик!

Утырыш комиссия рәисе, район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендә узды.

Чарада катнашучылар: хокук саклау органнары, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте бүлекләре вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары муниципалитетта тотрыклылыкны саклау, тагын да ныгыту чаралары турында фикер алыштылар.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Газинур Хәлиуллов белем бирү учреждениеләрендә профилактик чараларның гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.

–Бүгенге көндә районның барлык мәгариф учреждениеләре полиция чакырту җайланмалары белән җиһазландырылган. Укучылар һәм педагогик коллективларның иминлеге тәүлек буе тәэмин ителгән, видеокүзәтү системалары урнаштырылган, контрольлек итү режимы норматив таләпләргә туры китереп гамәлгә ашырыла. Мәгариф оешмалары территориясендә чит затларның  керү мөмкинлеге чикләнгән. Моннан тыш, даими рәвештә персонал белән инструктажлар һәм штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда эш итү буенча тренировка чаралары үткәрелә, - дип хәбәр итте район мәгариф бүлеге җитәкчесе.

Комиссия секретаре Раил Мөхәммәтҗанов “аерым игътибар" категориясенә караган затлар белән адреслы профилактик эш мәсьәләсе турында сөйләде, район территориясендә мондый затлар теркәлмәгәнлеген билгеләп үтте. “Шул ук вакытта, әлеге критерийларга туры килүче затлар ачыкланган очракта, кичекмәстән психологлар һәм башка профилактика субъектлары белән берлектә эшчәнлек оештырылачак,”-диде ул.

Раил Мөхәммәтҗанов 2024-2028 елларга Россия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планын гамәлгә ашыру уңаеннан профилактика эшләре белән таныштырды.

– Мәгариф учреждениеләрендә һәм тармак технологияләре техникумында террорчылыкка каршы багышланган 124 чара узды. Бу эшләргә хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар актив җәлеп ителде. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең террорчылыкка каршы комиссияләренең 2025 елдагы эш нәтиҗәләре буенча Чүпрәле районы профилактика эшен югары дәрәҗәдә оештырган территорияләр рәтендә, - дип сөйләде Раил Мөхәммәтҗанов.

Комиссия секретаре карарларын үтәмәгән очракта административ җаваплылыкның барлыгын да искә төшерде докладчы.

Утырышта авыл җирлекләрендә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау эшчәнлегенең торышы хакында Алешкин-Саплык, Зур Чынлы авыл җирлекләре башлыклары Петр Артемьев һәм Фаил Фатхулловның чыгышлары да тыңланды.

–Җирлектә милләтара татулыкны ныгыту һәм миграция ситуациясен контрольдә тоту буенча системалы эш алып барыла, - диделәр алар.

Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру кысаларында Контроль-хисап палатасы рәисе Резидә Гафурова чыгыш ясады. Ул бюджет чыгымнарын законлы һәм нәтиҗәле файдалануны тәэмин итүгә юнәлдерелгән контроль чаралар турында сөйләде.

Чыгыш ясаучыларны тыңлап, район башлыгы Марат Гафаров кисәтүләр һәм йөкләмәләр ясады, бу эшкә мөмкин кадәр җитди карарга өндәде.

–Халык иминлеге мәсьәләләренә формаль рәвештә якын килергә ярамый, - дип ассызыклады ул.

Утырышта әйтелгән фикерләр һәм күтәрелгән проблемалар террорчылыкка каршы комиссиянең эш планына алынды. Халык уяулыгын югалтмаска тиеш икәнлеге тагын бер кат искәртелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев