Чүпрәледә “Тату сыйныф серләре”н ачыкладылар
Ата-аналарның мәктәп тормышында актив катнашуы, үзеннән өлеш кертүе бик мөһим.
Әлеге бәйге ата-аналарның иҗтимагый берләшмәләрен мәктәпнең тәрбия эшенә тартуга, балалар тәрбияләүдә традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән.
Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Газинур Хәлуллов катнашты.
Бәйгедә 8 команда: Чуваш Чүпрәлесе, Зур Аксу, Түбән Чәке, Яңа Элмәле, Матак, Кече Чынлы, Иске Шәйморза, Шланга урта мәктәпләреннән әтиүниәр комиететлары көч сынашты.
Командалар башлап, ата-аналар комитетларының мәктәп белән тәрбия эшчәнлегендә бердәмлеген, традицион гаилә кыйммәтләрен, ата-аналарның педагогик культурасын күрсәтә торган күргәзмә тәкъдим итте, аннан сәхнәдә иҗади чыгыш тәкъдим итте.
Жюри иң беренче чиратта, командаларны бәяләгәндә, аларның бердәмлегенә, бер-берсенә ярдәмчеллегенә, үзара җылы мөнәсәбәтләренә, патриотизм хисләренең чагылышына һәм бергәләп иҗат иткән проектларына зур игътибар бирде. Әлеге сыйфатларның ачык чаглышы бигрәк тә Зур Аксу урта мәктәбе командасында чагылыш тапты һәма алар җиңүче исеменә лаек булды. Нәкъ менә әлеге команда район данын зона турында да яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев