Чүпрәледә суга бәйле вәзгыять киеренке булып кала
СУ җитми...
Җәй айларында су җитмәүлек бер бәла булса, инде көз җитеп, көннәрнең эсселеге басылды, ә сусызлык проблемасы дәвам итә. Аеруча, Иске һәм Яңа Чүпрәле авылларында халык сусыз интегә.
Бу уңайдан район хакимиятенә дә мөрәҗәгатьләр килә, су эшчәнлеге өчен җаваплы булган «Прогресс» оешмасының «Телеграмм» каналында исә райондашлардан көн саен шул ук бер зар языла: «Су кайчан була?».
Оешма җитәкчесе Евгений Иванцов су җитмәүлек буенча мөмкин булганның барысын да эшләүләрен әйтә.
—Үткән кыш карсыз, җылы килде. Язын-җәен дә явым-төшем җитәрлек дәрәҗәдә булмады. Көзгә кердек, үзегез күрәсез, яңгыр юк. Район халкын су белән тәэмин итүнең төп чыганаклары булып чишмәләр һәм җир асты сулары тора, су башнялары туфракта 85-90% дым булу исәбенә тулылана. Су җитмәүлек бөтен җирдә күзәтелә. Коеларда да су юк дәрәҗәсендә. Сүз дә юк, безнең төп бурыч — авыл халкын һәм оешмаларны өзлексез су белән тәэмин итү, әмма табигатьнең үз кануннары. Насослар тулы куәтенә эшләп тора, суүткәргеч торбаларны да яңарттык,-дип сөйли җитәкче. Телеграмм канал аша халыкка мөрәҗәгатендә
Евгений Иванцов район халкын суны сакчыл кулланырга чакырды.
«Прогресс» предприятиесе халыкны су белән тәэмин итү өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Әмма җир асты сулары торгызылганчы вәзгыять киеренке булып калачак. Шуңа да суны куллануда сак итүгезне сорыйбыз. Шимбә, якшәмбе көннәрендә, халыкның суны массакүләм куллану чорына, алдан әзерләнергә киңәш итәбез. Аш-су әзерләү, эчәр өчен алдан ук су запасы булдырыгыз. Мунча, ванналарда су резервуарларын тутырып куегыз. Кер машиналарын эшләтүне, шулай ук, ял көннәренә калдырмагыз. Телеграмм-каналыбыздагы суүткәргеч челтәрләрендә планлаштырылган эшләр һәм аварияләр турындагы мәгълүматны күзәтегез. Мөрәҗәгатьләрне диспетчерлык хезмәтенә 8 (84375) 2-27-77 телефон номеры аша җиткерегез", диелә әлеге мөрәҗәгатьтә.
Район күләмендә халыкны эчәр су белән тәэмин итүнең нинди зур масштабларда үткәрелүен санасаң, хәйран калырлык. Соңгы елларда гына әлеге юнәлештә 130 км озынлыктагы суүткәргеч челтәрләре сузылган. Уйланырлык һәм чыннан да суның кыйммәтенә булган карашыбызны үзгәртергә җирлек бар.
Суны сакчыллык куллану турында Коръәндә дә язылган, аның бәясе—алтын бәясенә тиңләштерелә һәм тамчысы өчен дә җавап бирергә туры киләчәк, диелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев