Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә сәрхүш килеш тотылганнар

Исерек килеш руль артына утырган өчен 1,5 елдан 2 елга кадәр машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү һәм 45 000 сум штраф каралган.

Яңа ел башыннан районда 3 машина йөртүченең сәрхүш килеш руль артына утыруы ачыкланган. Шуларның берсе–яшь хатын-кыз йөртүче.

Исерек килеш руль артына утырган өчен 1,5 елдан 2 елга кадәр машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү һәм 45 000 сум штраф каралган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы, полиция майоры Анатолий Михайлов белдерүенчә, медицина тикшеренүе узудан  баш тарткан өчен шундый ук җәза көтә.

“Кабат сәрхүш килеш руль артына утырган очракта өч елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Моннан тыш гаепле кешенең транспорт чарасы, судның гаепләү карары нигезендә, конфискацияләнергә мөмкин”,-дип белдерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев