Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә санитар-экологик чаралар оештырыла

Вакыт та, мөмкинлек тә җитәрлек

Апрель аенда старт алган икеайлыкка район җәмәгатьчелеге, волонтерлар, оешма-предпряитие хезмәткәрләре актив кушылды.

 “Чистарткан җирдә түгел, ә пычратмаган җир чиста була”, дигән мәкаль бар. Билгеле тормыш булгач, пычранмый булмый, әммма чисталыкка һәрдаим омтылырга кирәк.  Шуны күздә тотып, район-оешма предприятие хезмәткәрләре дә тирә-янннарын, үзләренә беркетелгән территорияләрне чистартырга керештеләр. Берәүләр, кулларына тырма һәм себерке алып, корыган үләннәрне җыйды, икенчеләр сыерчык оялары элде, кемдер агарту эшендә булды. Кыскасы, өмәгә чыккан һәркемгә эш җитәрлек.

Әлеге акциягә мәктәп укучылары да, дин әһелләре дә, авыл халкы да бик теләп кушылды.

Май бәйрәмнәре көннәрендә социаль челтәрләдә аеруча бу күренешләрне шактый күзәтергә мөмкин булды. Күп кенә авылларда зиратларны, мәчет территорияләрен җыештыру өмәләре дә оештырылды. Шул исәптән, “Җәмигъ” мәчетендә зур эшләр алып барылды, Кече Чынлы авылында исә, халык бердәм булып зиратларны тәртипкә китерде.

Алда– Җиңү бәйрәме. Бу уңайдан авыллардагы мемориалларга да зур игътибар бирелә, һәйкәлләр буяла, бәйрәмгә әзерләнә. Яңа Кәкерле авылында Советлар Союзы Герое Зариф Алимовның Ульяновск өлкәсендә яшәүче туганнары Рәзинә һәм Рафаэль Алимовлар чәчәк үсентеләре кайтарганнар, аларны мәктәп коллективы укучылар белән берлектә һәйкәл тирәсендә утыртканнар.

Хорновар-Шигали авылында да укучылар мәктәп территориясен һәм Горький урамын чистартырга чыкканнар. Саный китсәң, мондый мисаллар бик күп. Иң мөһиме–халкыбызның бердәмлеге һәм яшәгән җиребезгә битараф булмавы.

Санитар-экологик икеайлык әле дәвам итә. Димәк, һәркемнең үз территориясендә чисталык урнаштыру өчен өмәләргә кушылырга вакыты да, мөмкинлеге дә җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев