Чүпрәледә Самерхановлар туй үткәрергә 100 мең сумлык оттылар
Самерхановлар гаиләсе «Яшь парларга – грантлар» проекты буенча үткәрелгән бәйгенең җиңүчесе булдылар
Район ЗАГС бүлегендә яшь парлар өчен беренче грант Сертфикаты тапшыру танатасы узды. Яшьләргә туй үткәрү өчен 100 мең сумлык сертификат, бәхет ачкычы, бүләкләр тапшырдылар, матур тормыш теләделәр.
Иске Кәкерле авылыннан Илсөя һәм Айрат Самерхановларның мәхәббәт тарихы мәктәп елларыннан ук башлана. Икесе дә урта мәктәпне уңышлы тәмамлап, югары уку йортларында белем алалар. Айрат Ватан алдындагы бурычын да үтәп кайта һәм менә ниһаять, ике яшь йөрәк уртак тормыш башларга карар кылалар.
Быел җәй көне Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан яшь гаиләләргә ярдәм итү өчен «Яшь парларга грантлар» уникаль социаль проекты эшләтеп җибәрелде. Проект 2025 елның 8 июлендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә старт алган иде һәм ул ел ахырына кадәр гамәлдә булачак. Аның шартлары берсе буенча видеоязма әзерләгә кирәк.
Самерхановларның мәхәббәт тарихын: танышу, гашыйк булуларын, гореф-гадәтләрне гәүдәләндергән видеоязма исә җиңү яулый, ә Сертификатны тапшыру аларның никахлашу көненә туры килүе икеләтә, хәтта өчләтә дә куанычлы булды. Чөнки 29 ноябрь–Татарстан Республикасы дәүләт аләме көне буларак билгеләп үтелүе дә үзенчәлекле булды. Бу хакта район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов сертификат тапшырганда билгеләп үтте.
–Никахлашу көнегез Татарстан дәүләт аләме көнендә үткәрелүе белән дә истә калачак. Бер-берегезгә ышанычлы терәк булыгыз. Ә әлеге грант–бәхетле киләчәгегезнең сбашлангычы булсын,- диде Рөстәм Мөхәммәтҗанов бүләклрне тапшырганда.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова да төбәктә гаиләләргә ярдәм итү буенча системалы эш алып баруны ассызыклады.
–Татарстанда гаилә нигезләрен ныгыту өчен барлык шартлар да тудырыла, һәм бу грант –шуның берсе,-дип изге теләкләрен юллады ул.
Яңа парлар хис-кичерешләре һәм планнары белән уртаклаштылар.
–Бәйгедә катнашу безнең өчен авыр булмады. Ә җиңү яулавыгызга чиксез шатбыз. Билгеле бу зур ярдәм,- дип рәхмәт белдерделәр оештыручыларга Самерхановлар.
Проектта каинашу өчен “ТР Хезмәтләре 2.0” кушымтасы аша гариза бирергә кирәк. Проектта Татарстанда кимендә өч ел яшәгән, ЗАГСка гариза биргән 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге парлар катнаша ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев