Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә сәламәтлек саклау тармагының узган елгы эшенә йомгак ясадылар

Иң мөһиме–халыкның сәламәтлеге

Медсовет Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Гүзәлия Зәкәриева һәм һәм район башлыгы Марат Гафаров катнашында узды.

Саннар һәм фактлар: ел йомгаклары

Төп доклад белән баш табиб Иосиф Кукушкин чыгыш ясады. Ул район үзәк хастаханәсе хезмәт коллективы эшчәнлегенә җентекле анализ ясады, төп казанышларны һәм эш юнәлешләрне,  “Сәламәтлек”, “Демография” милли проектларын һәм “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” төбәк программасының районда гамәлгә ашырылу нәтиҗәләрен барлады.

Баш табиб фельдшер-акушерлык пунктлары  эшчәнлегенә аерым игътибар биреп, аларда 10 403 кеше беркетелгәнлеген әйтеп үтте. Бу авыл халкының  66,2% ы дигән сүз.

– Күчмә эш алып бару бәрабәренә  табиблар бригадалары 5 593 пациентны кабул иткән, 4 516 авыл кешесенә диспансеризация үткәрелгән, аның нәтиҗәсендә  185 төрле авыру ачыкланган. Районда 19 модульле фельдшер-акушерлык пункты эшли,-дип билгеләп үтте Иосиф Кукушкин.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары районда алдынгы урынны алып тора, аннан кала шикәр, онкология авырулары күзәтелә.  Ел дәвамында авыруларны ачыклау максатыннан  208 232 лаборатор тикшеренүләр үткәрелгән. Шунысы куанычлы, бала тапкан аналар арасында,  шулай ук, яңа туган балалар арасында үлем очраклары юк.

Баш табиб  исерткеч эчемлекләр кулланучылар һәм аларны дәвалау буенча эшләнгән эшләр хакында да сөйләде. Бүгенге көндә алкоголизмнан авырган кешеләрне район үзәк хастаханәсендә дәвалау мөмкинлеге бар һәм аннан 142 кеше файдаланган.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә медицина ярдәме күрсәтү район үзәк хастанәсе табибларының өстенлекле юнәлеше булып тора. Үткән ел 75 хәрбигә медицина ярдәме күрсәтелгән. Район үзәк хастаханәсендә  якыннары махсус хәрби операциядә катнашучы 10 хезмәткәр эшли.

Төп бурычлар

2026 елга төп бурычлардан Иосиф Кукушкин үлем санын киметүне, профилактика эшен һәм диспансер күзәтүен көчәйтүне, медицина ярдәменең сыйфатын арттыруны, максатчан юнәлешләр буенча белем алучы белгечләрне кайтаруны, шул рәвешле кадрлар мәсьәләсен хәл итүне атады.

Киңәшмә барышында баш табиб урынбасарлары Виталий Тяхинның һәм Илназ Алимовның  чыгышлары да  тыңланды.

Очрашуны дәвам итеп, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Гүзәлия Зәкариева  табибларга, шәфкать туташларына һәм хастаханә персоналына фидакарь хезмәтләре, профессионализмнары һәм үз эшләренә тугрылыклары өчен рәхмәтләрен белдерде.

–Иң мөһиме профилактик чараларны сыйфатлы итеп үтәү. Бу эш– бик катлаулы һәм җаваплы, һөнәри осталыкны, белем һәм сыйфат дәрәҗәсен даими күтәреп торуны таләп итә, - диде Гүзәлия Зәкариева  агымдагы елга эш планнарын билгеләп.

ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары әйтүенчә, сәламәтлек саклау өлкәсендә дә цифлаштыру киң колач ала. “Алга таба телемедицина хезмәтен куллану  күздә тотыла. Бу үз чиратында авыруларның медицина хезмәтен алуда уңайлыклар тудырачак”,-диде ул.

«Сәламәтлек саклау–ул барыннан да элек кешеләр. Безнең бурыч–медицина хезмәткәрләре нәтиҗәле эшли, ә район халкы сыйфатлы һәм кулай медицина ярдәме ала алырлык шартлар тудыру»,-диде район башлыгы Марат Гафаров медицина хезмәткәрләренә эшчәнлекләре өчен рәхмәтләрен белдереп.

Медицина советы азагында Чүпрәле районы үзәк хастаханәсе хезмәткәрләрен намуслы хезмәтләре һәм районның сәламәтлек саклау системасын үстерүгә керткән өлешләре өчен бүләкләр дә тапшырдылар.

Белешмә

Бүгенге көндә үзәк район хастаханәсендә 42 табиб  һәм урта медицина белеме булган 193 белгеч эшли. «Земский доктор/фельдшер» программасы ярдәмендә быел  бер табиб-терапевт һәм өч фельдшер җәлеп ителгән.

Персоналның уртача яше – 43 яшь, ә табиблар белән тәэмин ителеш күрсәткече 10 мең кешегә–18,2. Шул ук вакытта участок терапевтына, инфекционист  һәм травматолог вакансияләренә, шулай ук, психологка ихтыяҗ саклана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев