Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Сәйфихан Нәфиев истәлегенә чаралар узды

Районда Татарстан Республикасы прокуроры, Конституцион суд судьясы булып эшләгән Сәйфихан Нәфиевны искә алдылар

Ул җәмәгать тәртибен саклауга һәм хокук бозуларны профилактикалауга зур өлеш керткән прокурорларның берсе. 

Быел да бу чара район башлыгы Марат Гафаров, район прокуроры Ришат Купкенов, Татарстан Республикасы прокуратура эшчәнлеге ветераны Олег Гайнетдинов, Сәйфихан Нәфиевның якыннары: кызы Гөлфия, кияве Россия Фередарациясенең Тикшерү комитетының Татарстан һәм Башкортстан Республикалары буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Мәсәллимов, оныгы, район җәмәгатьчелеге катнашында узды.
Якташыбыз истәлегенә багышланган митингта чыгыш ясаган һәркем Сәйфихан Нәфиевның җәмәгать тәртибен саклауга һәм хокук бозуларны профилактикалауга зур өлеш керткән прокурорларның берсе, Җинаять хокукы өлкәсендә генә түгел, гражданлык хокукы өлкәсендә дә тәҗрибәле белгеч булуын билгеләп үтте.

«Без бүген республика прокуратурасының күп кенә хезмәткәрләре өчен остаз булган кешене искә алабыз. Аның кул астында хезмәт иткәннәр бүген үзләре дә прокурорлар булып эшлиләр һәм Сәйфихан Нәфиевны белгән һәркем аны яхшы, принципиаль кеше буларак искә ала. Аның прокуратура, район тормышына керткән өлеше бәһәасез», — диде район башлыгы Марат Гафаров.

Район прокуроры Ришат Купкенов та Сәйфихан Нәфиев нигез салган җирлектә эшләве белән горурлануын белдерде. Прокуратура ветераны Оег Гайнетдинов якташыбыз башлангычы белән хезмәт юлын башлавын хөрмәт белән искә алды.
Традиция буенча, тантана вакытында Сәйфихан Нәфиев премиясе дә тапшырылды. Җәмәгать тәртибен саклауга һәм хокук бозуларны профилактикалауга керткән зур өлеше өчен Сәйфихан Нафиев исемендәге премия быел Иске Кәкерле авылыннан имам-хатыйб Ади Мохитовка һәм Иске Чүпрәледән Рамиль Рахматуллинга бирелде.

Митинг ахырында район прокуратурасы диварына куелган, Сәйфихан Нәфиевның фотосурәте төшерелгән мемориаль тактага чәчәкләр куйдылар. Кунаклар һәм чарада катнашучылар республика экс-прокурорының кабинет-музеенда да булды, аның тарихи документлары, кулъязмалары, шәхси әйберләре белән танышты. Чара район үзәгендә Мәңгелек утка һәм Әниләр көне уңаеннан Әниләр һәйкәленә чәчәкләр кую белән дәвам итте.
Сәйфихан Нәфиевны оста көрәшче буларак та исә алалар. Шуңа да һәр елны чара кысаларында көрәш турниры да оештырыла. Быел да анда 60лап яшь көрәшче катнашты. Үз үлчәләрендә җиңү яулаган һәркемгә Грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Иң яшь җиңүче исеменә исә Ильдан Вәлиуллин ия булды.

Белешмә

Сәйихан Хәбибулла улы 1941 елның 26 ноябрендә Чүпрәле районы Мунчәли авылында туа. 1965–1979 елларда Чүпрәле районында эшли: ВЛКСМ район комитетының бүлек мөдире (1967–1968), КПСС район комитеты инструкторы (1968–1969 һәм 1975–1976), Калинин исемендәге колхозның партком секретаре (1969–1975), прокурор ярдәмчесе (1976 елдан).
1979–1982 елларда Әлки районы, 1982–1988 елларда Бөгелмә, 1988–1992 елларда Казан прокуроры. 1992–2000 елларда ТР прокуроры.
ТР Конституцион мәхкәмәсе рәисе (2000–2004). «Почёт билгесе» ордены, күп кенә медальләр белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев