Чүпрәледә Сәяр Абязов истәлегенә волейбол турниры узды
Турнир традициягә әйләнеп өлгерде һәм ел саен иң көчле спортчыларны җыя.
"Алтын" спорткомплексында волейбол буенча СССР спорт мастерына кандидат Сәяр Абязов истәлегенә район командалары арасында волейбол буенча турнир үтте. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе начальнигы Дилүзә Азизова, район ветераннар советы рәисе Роза Насыйбуллина һәм аның урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, районыбызның спорт ветераны Намир Нафин, Сәяр Абдулла улының энесе Эмиль Абязов һәм укучысы Илдус Мөшәрәпов үз чыгышларында Сәяр Абдулла улының район спортын үстерүгә керткән зур өлешен билгеләп үттеләр.
Сәяр Абязовның улы Радмил әтиләренең якты истәлеген онытмаулары өчен оештыручыларга олы рәхмәтләрен белдерде.
Ярышларда биш команда катнашты. Барлык очрашулар йомгаклары буенча 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары командасы – 1нче, Иске Чүпрәле күппрофильле лицее командасы - 2нче, пенсионерларның “Йолдыз” командасы – 3нче, пенсионерларның “Искра” командасы – 4нче, мәгариф бүлеге командасы 5нче урынны яулады. Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм Грамоталар белән бүләкләнде, ә 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасына турнирның кубогы да тапшырылды.
Турнир хөкемдары Илдус Мөшәрәпов һәм “Йолдыз” пенсионерлар командасы уенчысы Ирек Мөшәрәповка да туган көне хөрмәтенә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Белешмә
Сәяр Абдулла улы Абязов Иске Чүпрәле урта мәктәбендә 40 елдан артык физик тәрбия бирү буенча хезмәт куя, олуг спортчылар тәрбияләгән шәхес. Аның укучылары төрле спорт төрләре буенча һәрвакыт призлы урыннар яулыйлар. Иске Чүпрәле авылында ул яшәгән урам аның исемен йөртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев