Чүпрәледә партнерлык кысаларында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды
Килешүне имзалау тантанасында район предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре җитәкчеләре һәм профсоюз активы катнашты.
25 декабрьдә районда Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы профсоюз оешмаларының координация советы һәм Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы эш бирүчеләре арасында 2024-2026 елларга социаль партнерлык кысаларында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Килешүгә кул куйдылар:
— Башкарма комитеттан — Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы И. Р. Измайлов;
— профсоюзлардан -Чүпрәле муниципаль районы профсоюз оешмаларының координация советы рәисе Р. Ә. Баһаутдинов;
— эш бирүчеләрдән — «Цильна» ҖЧҖ директоры Б. А. Гафуров.
Килешүне имзалау тантанасында район предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре җитәкчеләре һәм профсоюз активы катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев