Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту турында сөйләштеләр

Район мәдәният йортында милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр буенча мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

Чара Чүпрәле район башлыгы урынбасары, райондагы чуваш милли-мәдәни үзәге рәисе Алексей Ярухин рәислегендә узды. Утырыш эшендә район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Раил Мөхәммәтҗанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча миграция пункты җитәкчесе Валерий Романов, районның халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Руслан Шәрәфетдинов, җирле иҗтимагый оешмалар, шул исәптән «Ак калфак» татар хатын-кызлары берләшмәсе, Бөтендөнья татар конгрессы, рус һәм үзбәк җәмгыятьләре вәкилләре, шулай ук, дин әһелләре катнашты.

Статистика мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә Чүпрәле районында 20 меңгә якын кеше яши. Районның төп җирле халкын –татарлар һәм чувашлар тәшкил итә. Район территориясендә барлыгы 19 милләт вәкиле көн күрә.

Халыкларның бердәмлеген һәм дуслыгын ныгыту, милләтләрнең гореф-гадәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру — район хакимиятенең һәм барлык учреждениеләрнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Утырыш барышында бу уңайдан район күләмендә нинди эшләр алып барылуы турында сөйләшү узды.

Башлыча төп мәсьәләләр туган телләрне саклап калу һәм үстерү, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү чараларын оештыру, экстремистик һәм террорчылык эшчәнлеген булдырмау һәм профилактикалау, миграция сәясәтенә кагылышлы иде. Аерым игътибар балаларга, яшүсмерләргә һәм яшьләргә патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүгә бирелде.

“Шунысы сөенечле, районыбызда төрле милләт вәкилләре арасында аңлашылмаучанлык юк, һәр халыкның мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Безнең уртак бурыч – шушы дустанә атмосфераны, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау”,-дип билгеләп үтте Алексей Ярухин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев