Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Июнь аеның өченче якшәмбесендә илебездә медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә

Быел әлеге мәртәбәле бәйрәм 21 июньгә туры килде — кеше сәламәтлеге сагында торучы табиблар, шәфкать туташлары һәм барлык медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре яңгырый торган көн.

Районыбызда да медицина хезмәткәрләре көне ел саен зурлап билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан район мәдәният йортында быел да тантаналы зур бәйрәм чарасы узды.

Медицина хезмәткәрләре көне — табибларның, шәфкать туташларының, фельдшерларның һәм барлык медицина хезмәткәрләренең фидакарь хезмәтен бәяләү, аларга рәхмәт белдерү көне. Алар авыруларны бертигез күреп, күңелләрен ихлас биреп дәвалыйлар. Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап эшләгән вакытлары аз булганмыни аларның!? Алар, чын мәгънәсендә, ак халатлы фәрештәләр. Авыручы нинди генә авыр хәлдә булса да, табибларны күргәч, яшәүгә, терелүгә өмете туа.

Бәйрәм көнне залда медицина хезмәткәрләре, әлеге өлкә ветераннары, район җитәкчелеге һәм башка кунаклар җыелды. Тантаналы өлеш район башлыгы Марат Гафаровның котлау сүзләре белән ачылды.

–Кадерле медицина хезмәткәрләре һәм сәламәтлек саклау ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сез иң кыйммәтле нәрсә – сәламәтлек сагында торасыз. Кешене тормышта беренче сулышыннан алып озата барасыз. Сез дәвалыйсыз, коткарасыз, тулы канлы тормышка кайтарасыз, савыгуның һәр очрагы артында сезнең профессиональлегегез, битараф булмавыгыз һәм Гиппократ антына тугрылыгыгыз тора, - диде Марат Ринат улы медицина хезмәткәрләренең көндәлек хезмәтенең мөһимлеген ассызыклап.

Медицина хезмәткәрләренә җылы котлау сүзләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов та җиткерде. Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Иосиф Кукушкин үзенең чыгышында табиб һөнәренең җаваплылыгын ассызыклап, кешеләрне дәвалау өчен тирән белем генә түгел, ә һөнәри осталык, сабырлык һәм шәфкатьлелек кебек асыл сыйфатлар да кирәк булуын билгеләп үтте. Ул һәр хезмәткәрне үз эшенә намус белән карарга чакырды, халык сәламәтлеге сагында тугрылыклы булырга өндәде һәм җаваплы һөнәри эшләрендә уңышлар теләде.

Сәхнәдә бу көнне районның рәхмәтле пациентлары исеменнән дә җылы сүзләр яңгырады. Райондагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе  Виктор Петухов, Кече Чынлы авылыннан мәгариф ветераны Тәскирә Ибраһимова, шулай ук Иске Чүпрәле авылыннан Гөлнара Хәлимова чыгыш ясадылар.

Виктор Петухов ветераннар хәрәкәте оешмасының эшчәнлегендә хезмәттәшлек өчен баш табиб Иосиф Кукушкинга һәм табиб-терапевт Илгизәр Хөснетдиновка Рәхмәт хатлары һәм медаль тапшырды.

Тәскирә Ибраһимова:

–Медицина хезмәткәрләренә карата әйтелгән “Ак канатлы фәрештәләр” гыйбарә чын мәгънәсендә туры килеп тора. Сез авыруга өмет, яшәү көче бүләк итүчеләр. Медицина хезмәткәре – дөньяда иң соклангыч, ихтирамга лаек, батырлык, сабырлык, зур осталык, сәләт таләп итүче һөнәрләрнең берсе. Барысы өчен дә олы рәхмәтем, Сезгә! 

Тантанада район үзәк хастаханәсе табибы-травматологы Синх Раджеш Кумарны күрү дә куанычлы булды, ул бүгенге махсус хәрби операция зонасында тыныч тормыш өчен көрәшүче сугышчыларны дәвалый, катлаулы операцияләр ясый, аларның гомерләрен саклап кала. Район башлыгы аңа хезмәте өчен Мактау Грамотасы тапшырды.

Бүгенге көндә якыннары  махсус хәрби операция зонасында булган  медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләү дә чараның аеруча дулкынландыргыч мизгеле булды. Аларга һәм медицина өлкәсенә озак еллар гомерләрен багышлаган ветераннарга чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

Бу көнне бер төркем хезмәткәрләр Мактау Грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Чара барышында җыр-моңнар, җылы теләкләр тынып тормады.

Белешмә

Бәйрәм тарихына күз салсак, Медицина хезмәткәрләре көне — медицина өлкәсендә эшләүче белгечләрнең һөнәри бәйрәме. Ул Россиядә, Белоруссиядә, Казахстанда, Әрмәнстанда, Латвиядә, Молдовада ел саен июнь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Кайбер башка илләрдә исә бу көн төрле даталарга туры килә.

Әлеге бәйрәм 1980 елда СССР Югары Советы Президиумының “Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында”гы Указы нигезендә рәсми рәвештә гамәлгә кертелә.

Бүгенге көндә район халкының сәламәтлеге сагында 300дән артык медицина хезмәткәре хезмәт куя.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев