Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую сыйфатын бәяләде

Тикшерү «Цильна», «Чүпрәле Рассвет Агро», «АгроТрансПорт» җәмгыятьләренең, «Дамаев Н. Н.» крестьян-фермер хуҗалыгының машина-трактор паркларын колачлады.

Районда авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куюның сыйфатын тикшерү һәм хуҗалыкларда ремонт эшләрен оештыру буенча комиссия эшләде. Комиссия составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПК ИТО бүлеге башлыгы урынбасары Рәис Идрисов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов, агроидарәнең механизация буенча консультанты Ранил Әхмәтшин, «Гостехнадзор» идарәсе инспекторы Илдар Шәйхаттаров һәм башкалар кергән иде.

Тикшерү «Цильна», «Чүпрәле Рассвет Агро», «АгроТрансПорт» җәмгыятьләренең, «Дамаев Н. Н.» крестьян-фермер хуҗалыгының машина-трактор паркларын колачлады.

Предприятиеләрдә техниканы пычрактан һәм үсемлек калдыкларыннан чистарту, шиннарны кояш нурларыннан саклагыч чара белән эшкәртү һәм явым-төшемнәрдән саклап, майлау буенча эшләр башкарылган. Комиссия машина — трактор паркларындагы тәртипне һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең авыл хуҗалыгы машиналарын көзге — кышкы ремонтлауга әзерлеген уңай бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев