Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә мәдәният хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Чарага мәдәният өлкәсенә гомерләрен багышлаган кешеләр җыелды.

Район мәдәният йортында  мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантаналы чара узды. Әлеге күркәм бәйрәм 25 мартта билгеләп үтелә.

Мәдәният – ул халыкның йөзе, аның тарихы, гореф-гадәтләре, рухи байлыгы. Ә мәдәният хезмәткәрләре – бу байлыкны саклаучылар, киләчәк буыннарга тапшыручылар. Алар үзләренең көчләрен, вакытларын, күңел җылысын халыкка хезмәт итүгә багышлыйлар.
 Әлеге сүзләрне тантаналы чарада район башлыгы Марат Гафаров яңгыратты һәм районыбызның мәдәни тормышын баетучы, халыкка рухи азык бирүче фидакарь затларга олы рәхмәтләрен белдерде.

–Сезнең эшегез — ул һөнәр генә түгел, ә гаять зур рухи көч, иҗади энергия һәм үз эшеңә мәхәббәт таләп итә торган вазифа. Сез кешеләргә шатлык, илһам һәм яхшылыкка ышаныч бүләк итәсез, ә бу бәяләп бетергесез,-диде Марат Гафаров.

Бәйрәм теләкләрен район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиев, профсоз комитеты рәисе Мансур Әймәтов та җиткерде.

Бәйрәм кысаларында иң яхшы мәдәният хезмәткәрләре бүләкләнде. Күпьеллык намуслы хезмәтләре, мәдәният өлкәсенә керткән өлешләре өчен бер төркем мәдәният хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды, мәдәниятчеләрнең профсоз комитеты исеменнән дә бүләкләр таратылды.

Гадәттә, район күләмендәге бер генә чара да мәдәният хезмәткәрләре катнашыннан башка узмый. Бу көнне исә. Искәрмә булды. Мәдәниятчеләр чын-чынлап ял итте, алар өчен бәйрәм рухын Татарстанның хаык артисты, якташыбыз ИлСаф, чуваш эстрада артистлары Денис Антипов, Оксана Степанова, баянчы Рәкыйп Шәфигуллин тудырдылар.

Белешмә

Бүгенге көндә районның мәдәният өлкәсендә 180 кеше эшли, елына алар 9 меңгә якын чара әзерли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев