Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Кызыл канәфер» акциясе башланды

«Кызыл канәфер» – хәтер һәм ярдәм символы.

Акциянең төп максаты – ветераннарга ярдәм итү. Һәр кеше волонтерлардан «Кызыл канәфер» билгесен сатып алып, Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарына медицина ярдәме күрсәтүгә үз өлешен кертә ала.  Чара вакытында җыелган акчалар  «Буыннар хәтере» хәйрия фондына тапшырыла. Шул рәвешле, бергәләп без ветераннарның тормышын уңайлырак итә һәм аларга ихлас рәхмәтебезне җиткерә алабыз.

Волонтерларны акция символикасы белән урамнарда, паркларда. массакүләм чараларда очратырга мөмкин. «Кызыл канәфер» – ул бары тик бер билге генә түгел, ә буыннар бәйләнешен, хәтер һәм рәхмәт хисен чагылдыра.

Чүпрәлеләрне дә у изге гамәлгә кушылырга чакырабыз. Акция 22 июньгә — Хәтер һәм кайгы көненә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев