Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә кррупциягә каршы көрәшү эшен координацияләү комиссиясенең утырышы узды

Коррупциягә каршы көрәш – уртак эш

Чара район Башкарма комитетының утырышлар залында район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә узды.

Утырыш барышында коррупциягә каршы көрәш сәясәтен гамәлгә ашыруның, бюджет чараларын максатчан куллануның төп мәсьәләләре, шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү нәтиҗәләре каралды. Чарада катнашучылар «2015-2028 елларга Чүпрәле муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасының 2025 елдагы чараларын үтәү йомгакларына аерым игътибар бирделәр.

Системалы эш һәм профилактика

Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге эш нәтиҗәләре турында  район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Раил Мөхәммәтҗанов чыгыш ясады. Ул 2025 елда муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар арасында коррупция юнәлешендәге җинаятьләр ачыкланмаганлыгын билгеләп үтте.

–Үткән елгы хисап чорында керемнәр турында декларация тутыру буенча семинарлар, муниципаль хезмәткә алынучылар белән аңлатмалар, коррупция күренешләренә юнәлдерелгән чаралар оештырылды,-дип билгеләп үтте Раил Мөхәммәтҗанов.

Аның сүзләренчә, ел дәвамында коррупциягә каршы көрәш буенча районның мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә сыйныф сәгатьләре, түгәрәк өстәлләр, рәсем һәм плакат конкурслары, викториналар һәм мәгълүмати акцияләр үткәрүгә зур игътибар бирелә.

–Ел дәвамында коррупциягә каршы көрәшкә багышланган 126 чара уздырылды. Социаль челтәрләрдә һәм рәсми сайтларда даими рәвештә халыкны хокукый агарту буенча материаллар урнаштырыла, - дип сөйләде Раил Мөхәммәтҗанов.

Район җирлегендә муниципаль милек һәм бюджет чараларын контрольләү буенча Контроль-хисап палатасы рәисе Разидә Гафурова  чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул муниципаль милек һәм бюджет чараларын  максатчан куллануның законлылыгын һәм нәтиҗәлелеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән мәсьәләләрне яктыртты.

Район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов эчке финанс контроле турында сөйләде.

Мөрәҗәгатьләр һәм киләчәккә планнар

Район Башкарма комитетның эшләр буенча идарәчесе Дамирә Сабирҗанова  2025 елда гражданнардан кергән шикаятьләр һәм кабул ителгән мөрәҗәгатьләр буенча  мәгълүмат бирде. Докладчы сүзләренчә, барлык мөрәҗәгатьләрнең дә билгеләнгән срокларда каралган. Вазыйфаи затлар эшчәнлегенә кагылышлы коррупция фактлары теркәлмәгән.

Утырышны тәмамлап, комиссия 2026 елга эш планын раслады. Өстенлекле юнәлешләр арасында–мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау механизмнарын тагын да камилләштерү, муниципаль хезмәткәрләрнең чыгымнарын контрольдә тотуны көчәйтү, шулай ук коррупциягә каршы көрәш буенча агарту буенча системалы эшне дәвам итү пунктлары билгеләнде.

Район башлыгы Марат Гафаров коррупциягә каршы сәясәтне тагын да үтемле итү максатыннан планлаштырылган чараларны тиешле дәрәҗәдә үткәрергә кирәк, дигән бурыч куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев