Чүпрәледә Корбан бәйрәмен имин уздыру бурычы куела
Районның ветеринария идарәсендә Корбан бәйрәме алдыннан куркынычсызлык хакында сөйләшү булды
Идарә җитәкчесе урынбасары Дамир Аббазов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә район мөхтәсибе, “Миңзаһид” мәчетенең имам-хатыйбы Данир хәзрәт Шәрәфетдинов та катнашты.
–Барлык корбанга чалынучы хайваннар мәҗбүри рәвештә авырулар булу-булмавына тикшерелергә һәм идентификацияләнергә тиеш (биркалар һәм номерлар булырга тиеш). Россиянең башка төбәкләреннән терлекләрне кертү куркыныч, бигрәк тә имин булмаган эпизоотик хәлле зоналардан, инфекцияләр кермәсен өчен бу эшкә игътибар бирү мөһим. Корбан хайваннарын үзебезнең төбәктән сатып алу яхшы. Безнең уртак бурычыбыз - изге корбан бәйрәмен барлык кануннар буенча гына уздыру түгел, ә район халкының тулы сәламәтлеген тәэмин итү, - диде Дамир Аббазов.
Белгеч ящур, бруцеллез, себер түләмәсе һәм башка аеруча куркыныч инфекцияләр турында җентекләп аңлатты.
Барлык терлекләрнең мәҗбүри рәвештә ветеринария документлары булырга тиеш. Терлекләрне сатып алганда моңа игътибар итү мөһим.
Мөхтәсиб Корбан бәйрәменең 28 майдан -30 майга кадәр узуын билгеләп үтте, аның имин үтүен теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев