Чүпрәледә каз өмәләре уза
Авыл халкы өчен каз өмәсе—ул күңелле эш кенә түгел, ә аралашу, бергә булу мизгеле дә.
Иске Чүпрәле авылында яшәүче Резидә һәм Фәнис Төхфәтуллиннар да елның-елында күпләп каз үстерәләр. Һәм көзен туганнарын, дусларын бергә җыеп, шундый күркәм чара үткәрәләр. Гаилә казларны күпләп асрау эшенә 2020 елда керешкән иде. Дәүләттән грант алып, 3000 баш каз асрау өчен, авыл читендә аерым корылма да булдырдылар. (Бу хакта без газета битләрендә язган идек). Әмма, кызганычка каршы, кош гриппы авыруы барлык кош-кортны юк итәргә мәҗбүр итте. Шуңа да карамастан, Төхфәтуллиннар бу шөгылъләреннән баш тартмадылар.
— Озак еллар район кулланучылар җәмгыятендә эшләдем, Фәнис исә эретеп ябыштыручы. Узган елларда күз карасыдай карап үстергән казларыбызны бер мизгелдә югалту бик авыр булды, әлбәттә. Ул кышны кайдан, ничек акча юнәтеп була — шулай эшләп чыктык. Утка-газга түлисе, яшисе дә бар бит әле. Дөрес, дәүләт ташламады, юк ителгән казлар өчен субсидия бирде. Тукталып калмаска, эшебезне дәвам итәргә шул да ярдәм итте,-ди Резидә.
Казларны суеп эшкәртүне алар ноябрь ае керүгә үк башлап җибәргәннәр. Без килгән көнне дә өмәчеләр җыелган иде. Һәркемнең роле бүленгән — ир-атлар бакчада кайнаша, хатын-кызлар каз чистарта. Әлеге эшне башкарырга дус-туган, күләннән тыш, күрше Буа районнан хатын-кызлар да килә икән.
"Алар бер көндә 40-50 каз эшкәртәләр. Әлбәттә, үзебезнең дуслар, туганнар да бик уңганнар, әни дә авылдан контрольгә килә,-дип көлә Резидә ханым.
Төхфәтуллиннар казларны каклыйлар да, тозлыйлар да икән. Хәтта мамыгын да әрәм итмиләр.
–Авылларда күпләп каз асрау элек-электән калган бит. Өйдә каз оясында чыккан сап-сары бәбкәләрне, аларны елга буенда саклауларны, кем генә сагынып искә алмый икән? Хәзер исә каз бәбкәләрен базардан алып үстерәбез. Без дә ел саен казларны күпләп асрыйбыз, моның өчен шартларыбыз да бар, уңайлыклар да тудырылган. Казлар күп булгач, өмәсе дә берничә көнгә, берничә атага сузыла. Гадәттә, каз өмәсен ял көннәренә туры китереп үткәрәбез. Балалар, туганнар ярдәм итә. Читтән ярдәмчеләр чакырган еллар да булгалады. Иң мөһиме–эшкәртеп, исәнлек белән куанып, кулланырга язсын,-ди Иске Чүпрәледән Венера ханым Әхмәдуллина да.
Әхмәдуллиннар да каз түшкәләрен үзләренә генә әзерләп калмый, артыгын сатуга да чыгара.
Заман үзгәрсә дә, гореф-гадәтләр, бердәмлеккә, бергәлеккә омтылыш үзгәрми. Төхфәтуллиннар кебек каз карарга яратучылар булганда, каз өмәсе дә көнкүрештә үз урынын саклап калыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев