Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Кадыкай Абыз бабай хөрмәтенә дини чара узды

Көннең яңгырлы булуына карамастан, чарага районыбыз авыл мәчетләре имамнары, күрше өлкәләрдән дин кардәшләребез җыелды.

Һәр елны май аеның соңгы җомгасында күркәм гадәт буенча районыбызның Татар Төкесе авылында Кадыкай Абыз бабай хөрмәтенә дини чара уза.

Агымдагы елда да әлеге чара искәрмә булмады. Көннең яңгырлы булуына карамастан, чарага районыбыз авыл мәчетләре имамнары, күрше өлкәләрдән дин кардәшләребез җыелды.

Кадыкай Абыз бабайның кабере Татар Төкесе авылының көньяк биләмәсендә кадерләп саклана. Соңгы елларда әлеге җирлекне төзекләндерү буенча да зур эшләр башкарылды, шуңа да биредә дини җыен тагын да күркәмрәк, масштаблырак үтә.

Быелгы чара да Коръән сурәләре уку белән башланып китте. Районыбыз мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, динебез нигезләрен шәрехләп, вәгазьләр сөйләде, халык тарафыннан изге саналган Абыз бабай рухына догалар кылдырды.

 Чарада район башлыгы Марат Гафаров та катнашты. Ул әлеге рухи чараның әһәмияте зур булуын билгеләп үтте. Барлык мөселманнарны ихлас күңелдән тәбрикләде, изге йоланың киләчәктә дә шулай бердәмлектә дәвам итүен теләде. 

Чарада Коръән сүрәләре, вәгазьләр укылды. Корбан итләре таратылды. Шулай ук, бирегә килгән халык корбан итләреннән пешерелгән ризыклардан авыз итте.

Ульяновск шәһәреннән Алмаз һәм Айдар Таһировлар бәйрәмдә халыкка сәдака итеп, берничә тартма әфлисун таратты.

–Без шушы авылда туып-үстек. Һәр елны бәйрәмгә кайтырга тырышабыз. Бик эчтәлекле үтә. Иң мөһиме–халкыбызны бергә туплый, очраштыра, күрештерә,-диделәр алар.
 

Белешмә

Тарихи мәгълүматлар буенча, Кадыкай Абыз-бабай җирле остаз, ислам динен таратучы һәм хәтта дәвалаучы булган. Авыл халкы сөйләүләре буенча ул бу якларга Әстерхан өлкәсеннән бала булып килгән. Аның тагын бер абыйсы һәм апасы була. Абыйсы Әстерхан якларында, ә сеңлесе Чувашиядә җирләнгән. Монда Кадыкай җирле муллага ярдәм итә, йомышчы малай булып йөри. Кадыкайның дәвалау сәләтен күргәннән соң, аңа патша җирләр бүлеп бирә һәм йорт төзетә.

Кадыкай Абыз бабай динебезне яклап чыккан бәрелешләрнең берсенә һәлак булган дигән фаразлар яши. Ул Татар Төкесе авылында җирләнә. Еллар дәвамында каберлекне җирле халык карап тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев