Чүпрәледә юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан профилактик чаралар уза
Агымдагы елның ике ае нәтиҗәләре буенча мондый һәлакәтләрдә 7 кеше һәлак булган.
Машина йөртүчегә дә, җәяүлегә дә бер таләп: уяулык!
Татарстан Республикасында 25 марттан 7 апрельгә кадәр җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан профилактик чаралар оештырыла.
Агымдагы елның ике ае нәтиҗәләре буенча мондый һәлакәтләрдә 7 кеше һәлак булган. Бу күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,3 тапкырга күбрәк.
Чараларны Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе оештыра. Белгечләр билгеләп үткәнчә, күпчелек очраклар караңгы вакытка туры килә. Һәлак булучылар арасында яктылык кайтаручы элементлар кулланмаган җәяүлеләр дә бар.
Профилактик чаралар кысаларында инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклауга игътибарны көчәйтәчәк. Аерым алганда, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирмәве, җәяүлеләрнең тиешсез урыннарда яки светофорның тыю сигналына юл аркылы чыгуы тикшереләчәк. Шулай ук торак пунктлардан читтә караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементлар куллану таләпләре үтәлеше дә контрольдә булачак.
Моннан тыш, җәяүлеләр инфраструктурасы — тротуарлар, кичүләр, җәмәгать транспорты тукталышларының торышына да игътибар арттырыла. Бу эшләр юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә мөһим урын тота.
«Юлда һәр катнашучы игътибарлы булырга тиеш. Машина йөртүчеләр кичүләргә якынлашканда тизлекне киметергә, ә җәяүлеләр юлны бары тик рөхсәт ителгән урыннарда гына чыгарга тиеш», — дип искәртә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов.
Чаралар дәвамында хокук бозуларны киметү һәм аварияләрнең авыр нәтиҗәләрен булдырмау максаты куела.
Җәяүлеләр өчен кагыйдәләр!
*Юлны светофордагы яшел сигналга гына чыгыгыз.
*Машина юлыннан җәяүлеләр тротуарындагы кебек йөрмәгез.
*Әгәр дә сез «зебра» га басып шунда ук сезне үткәрерләр дип саныйсыз икән — сез ялгышасыз. Автомобиль хәтта 40 км/сәг тизлек белән хәрәкәт иткәндә, аңа туктау өчен ким дигәндә 5-10 метр кирәк. Як — ягыгызга карагыз, уйлап карагыз-автомобиль туктарга сәләтлеме.
*Кием өчен яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдаланыгыз, сез юлда тәүлекнең караңгы вакытында күренеп торырсыз.
*Җәмәгать транспортын күргәч, аңа таба йөгермәгез. Бу сезнең соңгы автобусыгыз түгел, ләкин ул шундый булырга мөмкин.
*Җәяүлеләр! Юлны кичкәндә шоферлар белән үзара әдәпле булыгыз!
*Машина йөртүчеләр! Җәяүлеләр кичүләре каршында туктагыз, җәяүлене юл аша үткәрегез!
Флаг булмаса–штраф!
Татарстанда номер билгеләрендә флаг булмаган өчен җаваплылык каралган
2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда транспорт чараларының дәүләт номер билгеләренә карата яңартылган кагыйдәләр кулланыла башлады. Әлеге таләпләр нигезендә номер билгеләрендә яктылык кайтаручы өслеккә ия флаг булырга тиеш.
Ведомство вәкилләре хәбәр иткәнчә, номерда флаг булмаган очракта административ җаваплылык каралган. Ул кисәтү рәвешендә яки 500 сум күләмендә акчалата штраф итеп билгеләнә.
Бүләк фаҗигага әйләнмәсен!
Язгы-җәйге чорда мотоцикллар, питбайклар, шәхси мобильлекнең яңа чаралары белән идарә итүчеләрнең саны артканнан-арта.
Ата-аналар баларына шундый куркыныч транспорт чаралары бүләк итәләр. Әмма һәр шундый бүләк артында ата-аналарның үз баласының иминлеге өчен аңлы җаваплылыгы торырга тиеш!
Еш кына, балигъ булмаган машина йөртүчеләр, хәтта элементар идарә күнекмәләренә дә ия булмаган килеш, машина юлына чыгалар, һәм бу фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин!
– Кызганычка каршы, ата-аналар еш кына балаларының питбайкада кайда йөрүен белмиләр. Исегездә тотыгыз, питбайк – спорт ярышларында катнашу өчен билгеләнгән спорт инвентаре. Ул махсус трассаларда гына файдалану өчен билгеләнгән! Анарда автомобиль юллары буйлап хәрәкәт итү катгый тыела. Ата-аналар балаларны катгый контрольдә тотарга, аларның мототранспорт белән идарә итүенә юл куймаска тиеш! Бернинди питбайк та, скутер яисә мопед та сезнең балагызның гомеренә тормый! – дип искәртә Чүпрәле районының ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Анатолий Михайлов.
Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 24.1 маддәсе нигезендә 14 яшьтән яшьрәк затларга велосипед белән юлларда хәрәкәт итү тыела, ә мопед белән идарә итү 16 яшьтән яшьрәк булмаган затларга гына рөхсәт ителә.
Моннан тыш, балигъ булмаган йөртүче тоткарланган очракта, ата-аналар (законлы вәкилләр) балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка (РФ КоАПның 5.35 маддәсе 1 өлеше) тартылачак, ә балалар үзләре профилактик исәпкә куелачак.
Районның баш дәүләт автоинспекторы балаларны теләсә нинди транспорт чарасыннан ачкыч алу мөмкинлегенә юл куймаска киңәш итә. Мопедлар, скутерлар һәм мотоцикллар белән идарә итүне тиешле законлы хокук һәм машина йөртү күнекмәләреннән башка тыярга. Ата-аналар контроле – балалар куркынычсызлыгының нигезе!
Йөк машиналары өчен чикләүләр кертелде
Авыр йөк транспорты хәрәкәте махсус рөхсәт булганда гына рөхсәт ителә.
Яз — йөк ташучы автомобильләр өчен чикләүләр чоры. Кар эрү һәм грунтның йомшаруы аркасында, йөк машиналары өчен рөхсәт ителгән йөкләнеш сизелерлек кими. Бу вакытта һәр төбәк чикләүләргә үз срокларын һәм үзләренең максималь авырлыгын билгели.
Шушы максаттан чыгып, 2026 елның 1 апреленнән алып, 30 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә йөк транспорты хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә. Әлеге чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларын саклауга юнәлдерелгән.
Чикләүләргә эләкмиләр:
–автобуслар белән пассажирлар йөртү;
–авыл хуҗалыгы хайваннары өчен азык-төлек, терлек азыгы һәм өстәмәләр, дарулар, орлыклар, ашламалар, почта, посылкалар, ягулык ташу;
–табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү өчен йөк ташу һәм башка гадәттән тыш хәлләр;
–автомобиль юлларын ремонтлау һәм карап тоту өчен юл техникасын һәм материалларны транспортировкалау;
–федераль законда хәрби хезмәт каралган федераль башкарма хакимият органнарының транспорты;
–чүп ташучылар.
Чикләүләр чорында махсус рөхсәтсез хәрәкәт иткән өчен җаваплылык каралган – транспорт милекчесе өчен 600 мең сум күләмендә штраф салына. Шул ук вакытта транспорт тоткарлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев