Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә юл буйлары чистамы?

Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башланды, ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт-бюджет учреждениесе хезмәткәрләре һәм ТР Экология министрлыгы вәкилләре белән берлектә юл буе участокларының, шул исәптән юл сервисы объектлары территорияләренең торышы тикшерелә.

Бердәм  рейдларның төп бурычы–район юлларында чисталык, тәртип һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү.

Районда узган чираттагы рейдта «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт-бюджет учреждениесенең юл буе полосаларын контрольдә тоту бүлегенең әйдәүче белгече Надежда Куликова,  Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсенең өлкән белгече Фирая Кәлимуллина һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт инспекциясенең әйдәүче белгече Диана Мөхәммәтшина катнаштылар.

–Чиста юллар – районның матур тышкы күренеше генә түгел, ә экологиянең һәм иҗтимагый гигиенаның мөһим аспекты да,-дип билгеләп үтте Надежда Куликова.

Ул, шулай ук, икеайлык дәвамында мондый рейдларның дәвам итәчәген белдерде, хокук бозучыларга исә кисәтүләр биреләчәк,-диде.

– Бары тик уртак тырышлык белән генә без территорияләрнең санитар-экологик торышын яхшырта һәм республика торак пунктларының һәм автомобиль юлларының чисталыгын тәэмин итә алачакбыз, – дип ассызыкладылар рейдны оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев