Чүпрәледә юкәләр аллеясына нигез салынды
Яңа Дуван авылында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында 200 төп юкә утырттылар.
Аллеяны булдыруның инициаторы – шушы җирлектә туып-үскән, эшмәкәр һәм умартачы Марат Исхаков. Ә тормышка ашыруда ярдәм итүчеләр булып, Алешкин-Саплык һәм 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәпләренең ”Беренчеләр хәрәкәте”ндә катнашучылар тора.
— Без бу акциядә катнашуыбызга бик шатбыз. Ул безнең командабызны берләштереп кенә калмый, ә туган җиребезгә булган мәхәббәтебезнең тамырларын ныгыта, бүгенге аяз күк йөзе бүләк иткән каһрманнарыбызга якты истәлек билгесе дә, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты “Беренчеләр хәрәкәте”нең җитәкчесе Ранилә Алиуллова.
Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов та бу көнне “Беренчеләр хәрәкәте” командасына кушылды:
— "Хәтер бакчасы" акциясе тирән мәгънәгә ия. Бу территорияне төзекләндерү, яшелләндерү генә түгел, ә тере хәтер мемориалы булдыру символы да. Бүген без яшь үсентеләрне утыртып, үткәнне киләчәк белән бәйлибез. Яшь буынның бу акциядә катнашуы аеруча куанычлы–бу хәтер җебе өзелми дигән сүз. Һәр үсенте–батырлык тарихы, без моны истә тотарга тиеш, - дип ассызыклады Рөстәм Мөхәммәтҗанов.
Яңа Дуван авылы имам-хатыйбы Ринат Хәсәновның хәер-фатихасы бу чарага аеруча рухи әһәмият өстәде. Ул да яшьләр белән беррәттән кушылып эшләде, изге эшкә үз өлешен кертте.
Акциянең инициаторы Марат Исхаков:.
–Юкә–гасырлар дәвамында яши торган агач. Мин моңа үз өлешемне кертә алуыма бик шатмын. Ә иң мөһиме алар ата- бабаларыбызның, Бөек Ватан сугышы геройлары истәлеген саклаячак..
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе чын мәгънәсендә бердәмлек көне булды. Ә бик тиздән яшь юкәләр хуш исле яшел зонага, райондашларыбызның яраткан урынына әверелер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев