Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә йөкле хатыннар көне билгеләп үтелде

Россиядә яңа бәйрәм барлыкка килде: ул — Йөкле хатыннар көне.

Ул елына ике мәртәбә — 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә билгеләп үтәләр. Чөнки йөклелек 9 ай дәвам итә, көмәнле хатын-кызлар бу бәйрәмне әлеге ике датаның берсендә билгеләп үтә алачак.

Яңа бәйрәмнең максаты — җәмгыятьтә ана һәм балаларга сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру хисабына балалар туу санын арттыруга ярдәм итү. Бу көнне бала көтүче әниләргә аерым игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү мөһим.

Әлеге уңайдан райондагы “Созидание” яшүсмерләр клубында йөкле хатыннар катнашында чара узды. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов катнашып, булачак әниләр каршында чыгыш ясады.

–Йөкле хатын-кыз – милләтнең өмете, безнең киләчәгебез. Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке–Ана булуда!, дип юкка әйтелмәгән. Бу –могҗизалы вакыт. Дөньяга  яңа кеше аваз сала торган чор һәм әлеге могҗизаны бары тик хатын-кызлар гына бүләк итә ала,-дип бәйрәм белән тәбрикләде Айрат Җәлалов һәм булачак әниләргә бәхет, шатлык теләде.

Хәзерге вакытта ана булуга, тууга, җәмгыятьтә традицион кыйммәтләрне яклауга үз көчләреңне юнәлтү бик мөһим. “Һәрбер йөклелек бала туу белән тәмамланырга тиеш”, дип чыгышларны район үзәк хастахәнәсеннән акушер-гинеколог Светлана Тяхина дәвам итте.

–Хезмәт юлымны башлаганда елына 500ләп бала туа иде. Бүгенге сан күпкә аз: агымдагы елда 50 сабый дөньяга аваз салды. Моның төрле сәбәпләре бар. Шуңа да хатын-кызларга теләгем: балага уздыгыз икән, аны югалтмагыз, тудырыгыз. Әлбәттә, һәр әнинең бәхетле булуын телим,-диде Светлана Ивановна.

 Чарада катнашкан район халкын социаль яклау бүлеге, пенсия һәм социаль фонд вәкилләре Гөлназ Әюпова, Венера ... бүгенге көндә гаиләләргә, булачак әти-әниләргә тиешле матди ярдәмнәр турында сөйләделәр. Сергий Радонежский храмы иерее Павел Пурлов һәм мөслимәләр берлеге җитәкчесе Энҗия ханым Шәрәфетдинова дини кыйммәтләр, гореф-гадәтләр хакында бәян иттеләр.

Чара ЗАГС бүлеге белән берлектә оештырылган иде. Булачк әниләр, шулай ук, концерт номерлары да карап ләззәтләнделәр. Соңында бәйрәмдә катнашучыларга бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.

Белешмә

Республикада гаиләләргә 60 тан артык социаль ярдәм чарасы күрсәтелә. Татарстан күп балалы гаиләләр саны арту буенча уңай статистика күрсәтә. Республикада 55 меңнән артык күп балалы гаилә яши. Соңгы 12 елда аларның саны ике тапкырга арткан. Дүртенче һәм аннан соңгы балаларның тууы арта. Узган ел 313 игезәк һәм бер өч игезәк дөньяга килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев