Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә иң оста “Автоледи”–Вероника!

Соңгы елларда автотранспорт белән идарә итүче хатын-кызлар саны арта бара.

Районда хатын-кызлар арасында “Автоледи – 2026” бәйгесе үткәрелде. Бәйгенең быелгысы автоинспекциянең 90 еллыгына багышланган иде.

Гүзәл затларыбызның автомобиль белән идарә итү осталыгына, юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләренә бәя бирүче быелгы бәйгедә биш хатын-кыз катнашты.

Бәйге юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү, юлларда транспортта йөрү культурасын формалаштыру, хатын-кызлар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатында үткәрелә.

"Автоледи" бәйгесе ике этапта узды. Иң элек бәйгедә катнашучылар район тармак технологияләр техникумы уку-укыту үзәгендә компьютердан юлда йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен ачыклаучы тест сорауларына җавап бирделәр. Икенче этап автодром территориясендә үтте. Анда автомобильне фигуралы йөртү буенча осталыкларын күрсәттеләр, билгеләнгән вакытка сынау комплексы күнегүләрен үтәделәр.

Бәйгедә катнашучыларны ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм юл йөрү хәрәкәте бүлеге вәкилләре бәяләде. Шулай итеп, биш катнашучы арасыннан өч призлы урын билгеләнде.

“Автоледи – 2026” бәйгесендә җиңүне Вероника Айсина яулады. 2 һәм 3 урыннарны Светлана Михайлова һәм Альбина Җәббарова бүлештеләр. Александра Яковлева һәм Аделия Мусина катнашучы Сертификатларына ия булдылар.

–Мәктәптә укыганда ук машина йөртүчеләргә кызыгып карый идем. Автомобиль йөртүгә хокук бирүче таныклыкны берничә ел элек алган идем, шуннан бирле руль артында йөрим. Шуңа да карамастан, "Автоледи" бәйгесендә беренче тапкыр гына катнашам, - диде Аделия Мусина. –Минем өчен әлегә бу тәҗрибә алу булды. Киләчәктә әлеге бәйгенең җиңүчесе булу хыялым!

Җиңүче Казанда республика күләмендә үтәчәк бәйгедә Чүпрәле данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев