Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә иң яхшы хоккей командалары ачыкланды

Район оешмалары һәм учреждениеләренең хоккей командалары арасында турнир узды.

Чарада районның төрле оешма вәкилләрен берләштергән командалар катнашты. Уен йомгаклары буенча 1нче урынны район хакимиятенең  “Дуслык” командасы яулады һәм турнирның Кубогына ия булды. Районның спорт мәктәбе командасы – 2нче урынга, “Силовики” командасы 3нче урынга лаек дип табылды.

Шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары да билгеләнде. Руслан Мресов — “Иң яхшы сакчы” (спорт мәктәбе командасы), Дәниф Шәрәфетдинов — “Иң яхшы һөҗүмче” (“Дуслык” командасы), Илфат Җамалетдинов – “Иң яхшы капкачы” (“Силовики” командасы) дип табылдылар.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов призлы урыннарны яулаган командаларны җиңүләре белән котлады һәм районда хоккейны популярлаштырганнары өчен хоккейчыларга һәм җанатарларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, Грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Турнир алкалы хоккей буенча федерация филиалы җитәкчесе Васил Сәлаховның иганәчелек ярдәме белән узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев