Көн вакыйгасы

Чүпрәледә яшьләр көне узачак

Бәйрәм көненә оештыручылар бай программа әзерләгәннәр.

Шимбә көнне, 2026 елның 27 июнендә, җәйге, иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе — Яшьләр көне узачак. Чара «Чүпрәле» паркында үткәреләчәк.

Бу көнне яшьләр һәм гомумән, бәйрәмгә килүчеләр өчен төрле интерактив уеннар, мастер-класслар, бәйгеләр, күңел ачулар оештырылачак.

Балаларны да уеннар һәм анимация белән күңел ачу мәйданчыгы көтәчәк. Программада иң актив катнашучылар истәлекле бүләкләр алачак. Әлбәттә, җыр-бию, музыка, дискотека да һичшиксез булачак.

Яшьләр көнен үткәрү илебездә 1993 елда ук гамәлгә куела. Ләкин бу көннең тарихы совет чорында ук – 1958 елда ук башлана. Ул вакытта бу бәйрәм июньнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә.


Нет комментариев