Чүпрәледә яшәүче 24 яшьлек хатын-кыз күршесенең акчасын урларга теләгән
Прокуратура хәбәр итә
Чүпрәле районы прокуратурасы тарафыннан 2026 елның 30 январенда районыбызда яшәүче 24 яшьлек хатын-кызга карата гаепләү бәяләмәсе расланды.
Үткән елның октябрендә ул, күршесенең калдырылган телефоныннан файдаланып, банк счеты аша 50 000 сум акчасын үзенә күчерергә уйлый. Әмма гамәлләрен тормышка ашыра алмый, чөнки банк әлеге шикле операцияне үткәрүгә чикләү куя.Шул рәвешле, хатын-кызның җинаятьчел гамәлләре ахырына кадәр җиткерелми кала. Элегрәк тә әлеге райондашыбызның урлашу өчен җинаять җаваплылыгына тартылганлыгы мәгълүм, шуңа да карамастан, ул төзәлү юлына басуны кирәк дип тапмаган.
Район прокуратурасы хәбәр итүенчә, гаепләү бәяләмәсенең күчермәсе тапшырылганнан соң, әлеге җинаять эшен суд караячак.
Язма Чүпрәле районы прокуратурасы тарафыннан тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев