Чүпрәледә янгыннар саны арта
Янгыннарның берсендә райондашыбыз да һәлак булган.
2026 елның 5 аенда Чүпрәле районы территориясендә 11 янгын теркәлгән (2025 елның шул ук чорында – 12 янгын).
Кызганычка каршы, янгыннарның берсендә райондашыбыз да һәлак булган. Бу хакта Татарстан Республикасы Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелегенең өлкән дознавателе Илдус Вәлиуллин хәбәр итте.
–2026 елда килеп чыккан янгыннарның төп сәбәпләре булып, электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү, мич һәм мунчалардан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу тора,-ди ул.
Илдус Вәлиуллин райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә, ачык уттан файдаланганда сак булырга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев