Чүпрәледә янгында райондашыбыз һәлак булды
Электр чыбыкларын дөрес тоташтырмау, мичләрнең төзексезлеге, сүндерелмичә калган учаклар – болар барысы да янгын чыгуга китерә.
2026 ел башыннан Чүпрәле районы территориясендә 8 янгын очрагы теркәлгән, аларда 1 кеше һәлак булган. Үткән елның шул ук чорында исә 10 янгын чыккан булган, 3 кеше һәлак булган.
–Сигезенче янгын 12 май көнне Иске Кәкерле авылында чыкты. Нәтиҗәдә, янгыннан мунча зыян күрде,- дип хәбәр итте Буа һәм Чүпрәле районнары буенча районара күзәтчелек бүлегенең өлкән дознователе, эчке служба капитаны Илдус Вәлиуллин.
Аннан алдагы янгын исә райондашыбызның гомерен өзде. Әлеге вакыйга Коршангы-Шигали авылында теркәлде.
Илдус Вәлиуллин белдерүенчә, янгын нәтиҗәсендә 84 яшьлек ир-ат һәлак була. Янгын килеп чыгуның сәбәбе – электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
–Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча, 2026 елда Чүпрәле районы территориясендә булган барлык янгыннарның сәбәбе булып, электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу тора. Шуңа да райондашларыбызга ут белән эш иткәндә сак булыгыз дип мөрәҗәгать итәсе килә. Аеруча хуҗалыкта электрүткәргечләр торышына игътибар итәргә кирәк. бу эшләрне белгечләр белән эшләү сорала. Һәр йортта янгын чыгу турында хәбәр итүче махсус җайланмалар булырга тиеш. Әлеге җиһазлар чыннан да беренчел ярдәмче булып торалар, кеше гомерләрен дә саклап кала алалар. Мондый мисаллар да бик күп. Гомумән, үзебезнең иминлек, янгын куркынычсызлыгы турында кайгыртсак иде,-ди Илдус Вәлиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев