Аңа барлык райондашлар, теләүчеләр дә кушыла ала.
Махсус хәрби операция башлангач, барлык халык бердәм булып махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә булганча ярдәм итү ысулларын эзли башлады. Бу изге эштән Чүпрәле районы да читтә калмады.
Ярдәм җыю буенча “Созидание” яшүсмерләр клубында үзәк ачылды, шулай ук гуманитар ярдәмне озату да биредә үк оештырыла.
Бүгенге көндә чүпрәлеләр бердәм булып, райондаш хәрбиләребезгә кирәк-яракларны туплау белән мәшгуль. Чираттагы районкүләм гуманитар ярдәмне озату июнь ае ахырына планлаштырыла. Теләүче һәркем әлеге игелекле эшкә кушыла ала.
Гуманитар ярдәм җыю пункты Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам,12 А йорты адресы буенча урнашкан. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843-75) 2-29-22.
Нет комментариев