Чүпрәледә гуманитар ярдәм җыю башланды
Киң күңелле халкыбыз берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә.
Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби якташларыбызга ярдәм күрсәтү максатынннан районда хәйрия акциясе киң колач алды.
Киң күңелле халкыбыз берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә. Берәүләр гуманитар ярдәм өчен көндәлек кирәк-яраклар җыюны оештырса, икенчеләре җыелышып токмач кисә, җылы оекбашлар бәйли, һ.б., һ.б. Бу әйберләр исә махсус штабта тупланып, даими рәвештә хәрбиләргә озатылып тора.
Хәрбиләр янына чираттагы сәфәр июнь азагында планлаштырыла. Әлеге уңайдан “Созидание” яшүсмерләр клубында гуманитар ярдәм җыю оештырылды.
Якташларыбызга төрле яклап ярдәм итәргә теләүчеләр Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 12А йорт адресы буенча 08:00 дән 16: 00 гә кадәр мөрәҗәгать итә ала. Белешмәләр өчен Телефон: 8 (843-75) 2-29-22.
Финанс ярдәмен «Благодарение» хәйрия фонды аша да күрсәтергә мөмкин. Реквизитлары:
Банк Получателя – отделение №8610 Сбербанка России г. Казань
БИК 049205603
К/с 30101810600000000603
Р/с 40703810162250006303
ИНН 1617004783.
Махсус хәрби операциядә катнашучы ир егетләребез өчен туган җирдән килгән һәр хәбәр, һәр ярдәм зур сөенеч, батырлыкка өндәүче көч булып тора. Бердәм булып, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик, Ватанны саклаучыларның исән-имин кайтуын теләп көтеп торыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев