Чүпрәледә геройлар белән очрашулар уза
Чаралар үсеп килүче яшь буында Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбияләүдә, ватанпәрвәрлекне булдыруда мөһим урын алып тора.
Районның белем бирү учреждениеләрендә махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очраулар даими үткәрелеп тора. Язгы каникуллар чорында “Акчарлак” лагерында да шундый чара узды.
Лагерьдагы чара «Форпост» оешмасы директоры, хәрби хәрәкәтләр ветераны Альберт Сөләйманов, шулай ук махсус операциядә катнашучылар Алексей Ягашкин һәм Александр Магарин катнашында узды.
Шундый ук чара Чуваш Бизнәсе авылы клубында да узды. Укучылар янына очрашуга махсус хәрби операциядә катнашучы Максим Мишкин килде.
Хәрбиләр укучыларга Ватанны тугрылыкныд һәм тыныч күк йөзенең кыйммәте хакында сөйләделәр. Очрашулар җылы, дустанә атмосферада узды. Балалар үзләре дә кызыксындырган сорауларын бирә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев