Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә ел башыннан балалар катнашында 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Балалар иминлеге – уртак бурычыбыз!

Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов 2026 елда республика юлларындагы борчулы статистика, балалар иминлеге һәм ата-аналарның җаваплылыгы турында сөйләде.

–Анатолий Николаевич, ел башыннан Чүпрәле районында балалар травматизмы белән бәйле вәзгыять нинди?

–Районда ел башыннан балалар катнашында 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шундый ук юл-транспорт һәлакәте узган елда да булган иде.

–Тулаем республика юлларында хәлләр ничек?

–Кызганычка каршы, статистика куанычлы түгел. 1 июньгә булган мәгълүматларга караганда, республика юлларында 1106 авария булган. Юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саны 25 очракка, ә яралылар саны 79 кешегә кимегән. Әмма шул ук вакытта үлүчеләр саны арткан: узган ел белән чагыштырганда 24 кешегә күбрәк. Барлыгы 116 кеше авария корбаны булган, 1343 кеше яраланган.

–Иң куркыныч юл һәлакәтләре...?

–Машина йөртүченең каршы як полосага чыгуы. Ел башыннан шундый 78 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 39 кеше һәлак булган һәм 128е җәрәхәтләр алган.

–Әлеге маневр өчен машина йөртүчегә нинди җәза яный?

–7500 сум штраф яки 4-6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү. Кабат бозган очракта–бер елга машина йөртүдән мәхрүм ителә. Әгәр инде таныклыгыннан мәхрүм ителгән машина йөртүче тагын да юлга чыга икән, бу җинаять төре аны ирегеннән мәхрүм итүгә кадәр яный.

–Республикада балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакатләренә аерым тукталып үтсәгез иде...

–Быел шундый төрдәге 153 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Өч бала һәлак булган (узган елда да –өч бала), 170 кеше яраланган (29га кимрәк). Мондый аварияләрнең гомуми саны үткән елдагыдан 22 гә кимегән. Кызганычка каршы аварияләрнең пассажир балалар белән теркәлүе җитди борчу тудыра. Узган ел 15 һәлак булган баланың 13е автомобиль салонында булган. Быел һәлак булган баланың да икесе–шулай ук, пассажирлар. Барлыгы быел 57 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 2 бала һәлак булган һәм 68е яраланган.

Әйтик,  2 февральдә Мамадыш районында Renault автомашинасын йөртүче тиешле дистанцияне үти алмыйча ярымприцепка килеп бәрелә. Ике айлык сабый шунда ук вафат була. 28 майда Түбән Кама районында автотранспорт каршы якка чыга һәм BMW белән бәрелешә. Машина йөртүче үзе һәм махсус креслосыз булган 5 яшьлек бала- пассажир һәлак булалар.

 –Димәк, балалар креслосы чыннан да гомерне саклап кала ала?

— Әлбәттә. Моңа мисал: 23 март көнне Казанда Hyundai машинасын йөртүче хатын-кыз идарә итүне югалта һәм әйләнеп каплана. Әмма махсус креслода булган биш яшьлек кыз бала җиңелчә генә имгәнүләр белән котыла, зыян килми.

–Балаларны автосалонда йөртүне бозган өчен нинди штрафлар каралган?

–Ел башыннан бирле 4000нән артык машина йөртүче мондый төр штрафка тартылган. Аның күләме 2026 елдан артты: гражданнар өчен штраф 3000 сумнан 5000 сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 50 меңгә кадәр, юридик затлар өчен – 200 меңгә кадәр.

–Җәяүле балалар белән вәзгыять нинди?

–Республикадада җәяүле балаларны бәрдерүнең 67е очрагы теркәлгән, 68 бала зыян күргән. Аварияләр саны 4 кә кимегән, әмма яралылар саны, кызганычка каршы, 5кә арткан. 19 март көнне Питрәч районында машина йөртүче алты яшьлек малайны бәрдерә, ул юл буйлап әнисе алдыннан йөгерә.

–Мототехника йөртүче яшүсмерләр иң куркыныч хәрәкәт итүчеләр булып санала...

–Әйе, чөнки аларның әлеге төр техниканы йөртүгә хокуклары да, тәҗрибәсе дә, элементар экипировкасы да юк. Күптән түгел, Биектау районында аянычлы хәл булды. 17 яшьлек мопед йөртүче каршы як полосага чыга һәм юлда бордюрга бәрелә. Аның яшьтәш пассажиры һәлак була. Бөгелмә районында да питбайкта 14 яшьлек кыз электр линиясе терәгенә бәрелеп, гомере өзелә.

–Мондый төр техниканы балаларына сатып алган ата-аналар җаваплылыкка тартыламы?

–Әйе, РФ Җинаять кодексының 151.2 маддәсе буенча җаваплылык каралган. Кайбыч районында шундый бер яшүсмернең әти-әнисенә суд тарафыннан 55 мең сум штраф салынды. Әти-әниләр дә, яшүсмерләр дә, иң мөһиме–мототехникаларның, питбайкларның трассада йөрү транспорты булмавын аңласыннар иде, алар бары тик спорт инвентаре! Гомуми файдаланудагы юлларга мондый төр транспорт белән чыгу катгый тыела.

–Өлкәннәр тарафыннан рульне балага тапшыру очракларны да күзәтергә була....

–Бу өлкәннәр тарафыннан башкарылган, шулай ук, иң аянычлы гамәл. Үткән ел Спас районында 15 яшьлек яшүсмер бабасының машинасына утырып чыгып китә, идарә итүне югалта, кюветка очып китә һәм шунда ук һәлак була. Яшүсмергә правасыз килеш, транспорт белән идарә итүне тапшырган өчен өлкәннәргә 30 000 сум штраф каралган.

–Машина йөртүченең юлда йоклап китүе сәбәпле юл-транспорт һәлакәтләре еш күзәтеләме?

–Агымдагы елда шундый 3 авария теркәлгән, әмма аларның барысы да бик җитди: аларда 9 кеше һәлак булган. 9 майда М-12 трассасында руль артында йоклап киткән шофер каршы якка чыга, нәтиҗәдә бер пассажир һәлак була, җидесе яралана. 22 майда Менделеевск районында да йоклап киткән машина йөртүче ут баганасына бәрелеп, һәлак була.

–Машина йөртүчеләргә, ата-аналарга теләкләрегез?!

–Юл йөрү кагыйдәләрен катгый үтәп, бер-беребезне хөрмәт итеп, юлларда хәрәкәт итсәк иде. Арыган килеш руль артына һич кенә дә утырмагыз. Балаларның махсус креслосына акчагызны экономияләмәгез. Яшүсмер балагызга мототехника сатып алыр алдыннан да җитди уйланыгыз. Балалар иминлеге – уртак бурычыбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев